Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабада Кабак бәйрәме гөрләде [+фоторепортаж]

Бүтән бер генә яшелчәнең дә кабак кебек тантана иткәне, дан җырланганы, күзләр камашыр күргәз­мәләр оештыра алганы юктыр, мөгаен.

"Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе коллективы оештырган "Кабак" бәйрәме быел үзенең кечкенә генә юбилеен - 10 елын билгеләп үтте.

Түгәрәк дата уңаеннан бәйрәм тагын да зурдан кубып, тулыланып, программага үзенчәлекләр өстәлеп үткәрелде. Гадәттәгечә, зур­лыгы ягыннан олпат гәүдәле кабаклар иң түрдән урын алдылар. Быел яшелчәләр солтаны булган иң зур кабак исеменә 20ләп кабак дәгъва кылды. 10 ел инде телерадио­компания хезмәткәрләре әлеге чараны елдан-ел камилләштереп, халык кө­теп ала торган бәйрәм югарылыгына кү­тәрделәр. "Безнең өчен әлеге бәйрәм - халык белән турыдан-туры аралашу чарасы да. Күпләп яшелчә үстерүчеләргә бакчасында үскән муллыкны сату өчен дә мөмкинлек бу. Быел юбилей елы буларак, номинацияләр саны тагын да артып, яңа конкурслар да өстәдек. Әлеге чараның географиясе дә киңәя: бәйрәмгә республика матбугаты журналистлары, башка районнар да кызыксынып, тамаша кылырга киләләр. Коллективыбыз егет-кызлары әлеге чарага ныклап әзерләнеп, халыкка ял чарасы бүләк итүдә көчләрен кызганмыйлар",- ди "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе директоры Әлфия Мөбарәкова.

Һәрбер авыл җирлеге, мәктәп, мәдәният йорты, балалар бакчасы коллективлары бәйрәм чарасына бердәм һәм зур көч куеп әзерләнеп килгәннәр. Кабактан ясал­­ган эшләнмәләргә, композицияләргә килгәндә, иҗат җимешләре чын могҗизага тиң. Пешерелгән тәм-томнарның иге-чиге юк, һәрберсеннән авыз итәргә, тәмен татып карарга мөмкин. Эзмә авыл җирлегеннән Мәдинә Исламова тамашачыларны үзе ясаган гаҗәп тәмле һәм файдалы кабак согы белән сыйлады. Флюра Нурисламова пешергән кабак ипиен авыз итәргә халык күп җыйналды.

Шекше урта мәктәбе коллективы бай фантазияләрен тулаем эшкә җиккәннәр. "Маша һәм аю" әкиятенә композиция, бишектәге кабак-бәби, кабак-глобус иҗадыйлыкның чиге юклыгын күрсәтә. Шекше фельдшер-акушерлык пункты мөдире Ләйсән Яхина организмга файдасын аңлатып, кабак согын күз алдында ук ясап эчертте. Әлеге күргәзмәләр белән танышкач, муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов та соклануын яшермәде. "Узган елгы бәйрәмне күреп инде фантазияләре башкача кал­магандыр дип уйлаган идем, быел тагын әллә ниләр уйлап чыгарганнар, хыялыйлык күренеп тора, тамаша кылырга килгән кешенең дә күплеге бәйгенең популярлыгы турында сөйли, бишектәге бәбиләрдән алып өлкән яшьтәге әби-бабайларга кадәр килгән. Зур рәхмәт барысына да",- диде район башлыгы.

Кабактан пешерелгән иң зур бәлешне Балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре тәкъдим итте. "Бик, бик зур бәлеш" дип аталган әлеге татлы тәгам дүрт кеше көче белән пешерелгән, авырлыгын 12 килодан артык, диләр. "Шоколад" балалар бакчасы осталары пешергән мантый, бөккәннәрне сатып алырга зур чират хасил булды. 100 мантый, 100 бөккән тиз арада сатылып та бетте. "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе быел алдан ук "В контакте"дагы махсус битләрендә "Кабак һәм мин" дигән фотоконкурс игълан иткәннәр иде. Конкурска килгән 30лап фото арасыннан Сабадан Азалия Әскәрова юллаганы иң уңышлысы дип табылды.

Бәйрәм барышында ук иң оста рәсем ясаучыга бәйге үткәрелеп, Шекшедән Алсу Гарипова җиңү яулады.

Берсеннән-берсе үзенчә­лекле, күз явын алырлык төрле эшләнмәләр арасыннан иң-иңнәрне ачык­лау жюрига җиңелләрдән бирелмәде. Бәйгегә 8 номинация буенча йомгак ясалды. Иң зур кабак үстерүче булып Шәмәрдәннән Илсөяр Кәбирова танылды. Аның 37,5 килолы "Толстушка" сортлы кабагына тиңләшерлек бакча "солтаннары" табылмады. Илсөяр ханым бакчасында 50 төрле кабак үстерә икән. Әлеге гаҗәп яшелчәләрдән фотокүргәзмә дә әзерләгән иде. "Быел кабаклар әлләни үсә алмады, корткычлар һөҗүм итте, өченче ел иң зуры 44 килодан арткан иде", - ди ул. Саба гимназиясенең 3 сыйныф укучысы Фәннүр Газизов үстергән кабак 33 килога якын иде, ул икенче урынга лаек булды. "Тургай" приюты кабагы 31 килоны тәшкил итте. Учреждениеләр арасында кабактан ясалган иң матур композицияне дә "Тургай" социаль приюты хезмәткәрләре әзерләгән. Авыл җирлекләре арасында 1дәрәҗә Диплом белән Иштуган җирлеге бүләкләнде. "Кабактан иң тәмле ризыклар" номинациясендә җиңүне Эзмә авыл җирлеге осталары яулады. Кабак турында иң матур җырны Шекше мәдәният йорты фольклор ансамбле башкарды. Иң матур шигырьне Лесхоздан Сәрия Хафизова язган. Агитбригадалар арасында Арташ төп мәктәбе укучылары чыгышы иң үзенчәлекле дип табылды. Кабак төше чистартуда өлгерлекне Югары Шытсудан Фәнзил Шәрифуллин күрсәтте. Әлеге бәйрәм чарасында активлык күрсәтүчеләр дә игътибардан читтә калмады. Җиңүчеләргә акчалата бүләкләрне муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов тапшырды. "Сәламәт буласыгыз килсә - кабак ашагыз, гомерегез тагын да озынаер",- диде ул бәйрәм чарасын йомгаклап.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X