Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабаның иң алдынгы комбайнчылары (фото)

Саба муниципаль районы башлыгының 2017 елның 21 августында чыккан, игеннәрне җыйнап алуда эшләгән комбайнчылар, шоферлар арасында ярыш үткәрү турындагы (170, 171) номерлы карарлары нигезендә җиткерелгән ярыш шартларын арттырып үтәгән алдынгы комбайнчыларны, шоферлар:

Джон Дир комбайннарында 3130 әр тонна ашлык суктырып, иң югары күрсәткечләргә ирешкән «Саба» җәмгыяте комбайнчылары Галимуллин Айрат Миңнемулла улы һәм Газизҗанов Рөстәм Рифкать улы.

Тукано-430 комбайнында  2588 тонна ашлык суктырган «Саба» җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсе комбайнчысы Шакиров Әсгат Габделәхәт улы.

 

Тукано-430 комбайнында 2549 тонна ашлык суктырган «Саба» җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсе комбайнчысы Гильметдинов Илһам Инсафетдин улы.

 

Полесье КЗС -1218 комбайннарында 2424 әр тонна ашлык суктырган «Туган як» җәмгыяте комбайнчылары  Тимергалиев Айдар Ямхулла улы һәм Маликов Илназ  Нәкыйп улы.

 

 

Полесье КЗС – 1218 комбайнында 2291 тонна ашлык суктырган “Туган як” җәмгыяте комбайнчысы  Маликов Нияз Нәкыйп улы.

 

Дон-1500 комбайнында 2249 тонна ашлык суктырган «Саба»  җәмгыятенең «Сатыш» бүлекчәсе комбайнчысы Шәмсиев  Рәлиф  Рафаэль улы.

 

Акрос-530 комбайны белән 2164 тонна ашлык суктырган «Шытсу» җәмгыяте комбайнчысы Дәүләтшин Хаҗип Нурмөхәммәт улы .

 

1993 елгы (иң өлкән комбайн) ДОН – 1500 комбайны белән 1220 тонна ашлык суктырган « Игенче» җәмгыяте комбайнчысы Мөнәвиров Хәйдәр Шамил улы.

 

СК-5 комбайны белән 904 тонна ашлык суктырган «Нырты» җәмгыяте  комбайнчысы Миңнегулов Илһам Гыйлмулла улы.

 

Үзйөрешле “МакДон” чапкычы белән барлыгы 4158 гектар ашлык һәм азык культуралары , шуның эченнән 1281гектар борчак урган « Саба» җәмгыяте комбайнчысы Вәлиев Азат Мәсгүт улы.

 

«Челенджер» комбайны белән 4036 гектарда ашлык һәм азык культуралары урган «Саба» җәмгыяте комбайнчысы Маулин Миңнебай Малик улы.

 

«МакДон» чапкычы белән 3481 гектарда ашлык һәм азык культуралары, шуның эченнән 1169 гектар борчак урган «Саба» җәмгыяте комбайнчысы Сәйфуллин Нурулла Сәйфулла улы.

Зәмирә Сәмигуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев