Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сабаның “Әллүки”, Шәмәрдәннең “Әкият” балалар бакчаларында капиталь ремонт бара

Быел Татарстанда капиталь ремонт программасы буенча 53 мәктәпкәчә учреждение төзекләндереләчәк.

Алар арасында Сабаның "Әллүки", Шәмәрдәннең "Әкият" " балалар бакчалары да бар. Район үзәгендәге мәктәпкәчә яшьтәгеләр учреждениесендә "Ремонт-строй-Сервис" җәмгыяте эчке эшләрне тулысынча башкарачак. "Ремонтны 15 майда башладык. Барысы 13,9 миллион сумлык эш башкару каралган. Идәннән башлап түшәменә кадәр барысы да яңа нормалар буенча төзекләндереләчәк. Демонтажны 80 процент төгәлләдек, электрика 30 процент (фотода) эшләнде.
Кыскасы, август урталарына бакча балаларны яңадан кабул итәр дип уйлыйбыз",- диде прораб Ильяс Миннаҗев.
Ә Шәмәрдәндәге бакчага, бинаның яртысы былтыр ремонтланганлыктан, балаларны йөртү туктатылмаган. "Җәйге чор башланса да, йөздән артык бала килә. Ремонт барышы тәрбия эшенә комачауламый. Төзүчеләр иртәнге 7дә киләләр һәм йокы сәгате вакытында гына эшне туктатып торалар.
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев