Садыйковлар юллы була
Хәзер авылда күпләп мал-туар асрасаң, гаилә фермеры булуың күпкә отышлырак. Аларга дәүләт тә булыша. Татарстан Республикасында гаилә фермаларын үстерү Программасы шул максаттан булдырылган. Сатыш авылында гаилә фермасы төзегән Мөхәммәтнур Садыйков мондый ярдәмне 2013 елдан тоя башлаган иде. Гомуми мәйданы 275 квадрат метрлы торак төзеп, шунда 24 баш сыер урнаштыргач, авыл...
Хәзер авылда күпләп мал-туар асрасаң, гаилә фермеры булуың күпкә отышлырак. Аларга дәүләт тә булыша. Татарстан Республикасында гаилә фермаларын үстерү Программасы шул максаттан булдырылган.
Сатыш авылында гаилә фермасы төзегән Мөхәммәтнур Садыйков мондый ярдәмне 2013 елдан тоя башлаган иде. Гомуми мәйданы 275 квадрат метрлы торак төзеп, шунда 24 баш сыер урнаштыргач, авыл читендәге фермасына өч фазалы электр энергиясе китертү республикада гаилә фермаларын үстерү Программасы нигезендә гамәлгә ашырылды. Моның чыгымнары республика бюджетыннан капланды. Хәзер кемдер гаилә фермасы төзи икән, аның тәвәккәл адымы бөтен авыл өчен отышлы булырга мөмкин. Ник дигәндә, торак пункт читендә корылган торакларга республика программасы нигезендә керү юллары да салу каралган. Бер гаилә фермасын юллы итү республика бюджетына 3 миллион сумга төшә, ә фермерның үз кесәсеннән бер тиен дә чыкмаячак. Садыйковлар да бу юлны күптәннән көтә иде. "Яз көне һәм көзен яңгырлар башлангач, торакка машинаны урам башында калдырып керәбез. Сөтне флягаларга тутырып, трактор белән олы юлга алып чыгабыз. Безнең 130 гектар җиребез бар. Шуннан печән, сенаж ташулары да проблема иде. Быел, ниһаять, шушы мәсьәлә хәл ителә. Мондый куанычны әйтеп аңлата торган түгел, шундый программа булдырган хөкүмәткә, министрлык җитәкчеләренә зур рәхмәтлебез",- диде Мөхәммәтнур Садыйковның улы Илфир. (Тулы язманы газетабызның 18 август санында укый аласыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев