Сатыш авылында гомер кичерүче Зәйнәп Мостафинаны 95 яшьлек юбилее белән президент Владимир Путин котлады [+фото]
Зәйнәп апа Мостафина өч яшьтә әнисез калып, ятимлек ачысы белән бергә, сугыш чорының бар авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән кеше. Сугыш вакытында Шәмәрдәндә тегүчелектә эшләгән.
1949 елда Мөхәммәтҗан Мостафин белән гаилә корып, сигез бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның барысына да яхшы тәрбия биреп, хезмәтне яратырга өйрәтәләр. Зәйнәп апа бүгенге көндә килене Гүзәлия, оныклары тәрбиясендә яши.
Тыл ветераннарын олуг бәйрәмнәре белән тәбрикләп, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин Россия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук юбилярларны алар яшәгән авыл җирлеге башлыклары Ренат Нуриев, Фаил Шәфигуллин, Явлаштау мәктәбе директоры Зөлфәт Гыйбадуллин, ООО «Саба» җәмгыятенең Сатыш бригадасы зоотехнигы Васил Миннебаев котладылар. Әбекәйләр авыр сугыш елларын кичкән буын вәкилләре буларак, илләребезнең тыныч, күкләребез аяз булсын дип, һәр иртәне изге дога белән башлыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев