Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сатыш урта мәктәбен 1981 елда тәмамлаган чыгарылыш сыйныфы укучылары очрашуы [+фото]

Без, Сатыш урта мәктәбен 1981 елда тәмамлаган чыгарылыш сыйныфы укучылары, җәйнең иң матур көнендә 35 еллык очрашуга җыелдык.

Укытучыбыз(отставкадагы майор) Фәрит абый Галиев классска җыелышкач та бик күп хатирәләрне искә төшерде. Слайд-шоу карадык, Шамил Зиннуров музеенда булдык. Бүгенге көндә безнең белән булмаган хөрмәтле укытучыларыбызны, арабыздан вакытсыз кикән класташларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Әлеге очрашуны Сатыш мәктәбендә укытучы булып эшләүче Азат Солтанов оештырып, һәрбарчабызны кабат мәктәп еллларына алып кайтты.
Очрашуны мәктәптә укыганда Пионер туган көне (фестиваль) үткәрелгән урында дәвам иттек. Киләчәктә дә сафларыбыз кимемичә, саулык-сәламәтлектә, тагын да артыбрак очрашырга дигән теләк белән таралыштык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев