Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сатышта эшчеләргә - яңа йорт

Хезмәт хакы түли торган эшең, яшәү урының булу – зур бәхетләрнең берсе. Сатыш авылына бер ел элек күченеп килгән Әлфия һәм Ринат Исмәгыйловлар да бүгенге тормышларына сөенеп яши.

Ульяновск өлкәсе Чердаклы районыннан кайткан гаилә үз якларында да эшле булган. Икесе дә җиһазлар ясау цехында эшләп, мал-туар асрап яшәгәннәр. Әмма тормыш җай гына бармый. Соңгы елларда эш урыннарында хезмәт хакы түләүләр тоткарлана башлагач, ир белән хатын туган якларын калдырып китәргә мәҗбүр була. Ринат хәзер “Саба” җәмгыятенең Сатыш бригадасында атлар карый, Әлфия сыер савучы.

 –Бер-ике ел элек Сатышка иремнең туганы бертуганнар Наилә белән Ринат кайтып урнашкан иде. Алар монда эш тә бар, акча да түлиләр, дигәч, кызыгып кайттык. Авыл кешеләрен дә бик яраттык, ачык күңеллеләр, хезмәттәшләребез дә бик ярдәмчел, – ди Әлфия.

 Әлфия белән йортлы булу шатлыгын уртаклашып, сөйләшеп утырганда Ринат та эштән кайтып керде..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X