Сау бул, “Кояшкай”!
Җәйге каникул чорында укучылар спорт, кадет, иҗат юнәлешләрендә эшләүче лагерьларда ял иттеләр.
Явлаштау авылында урнашкан "Кояшкай" лагеренда өч сменада алтмышар бала ял итте. Лагерьне ябу тантанасында Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Таһир Шәрәфиев укучыларга теләк-тәкъдимнәрен җиткерде, икенче җәйгә дә ял итәргә чакырды. "Кояшкай" лагере җитәкчесе Илгиз Вәлиев, район балалар иҗат үзәге директоры Гөлнар Шәфикова "Иҗатчы" дип аталган әйдаманнар эшчәнлегенә (җитәкчесе Айнур Хәлиев) карата фикерләре белән уртаклаштылар, яңа уңышлар теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев