Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Серле гармун телләре» дип аталган концерт узды

Миңгәр авылы клубында әниләр көне уңаеннан, Саба районы мәдәният йортында эшләп килүче «Саба чишмәләре» иҗат берләшмәсе, «Серле гармун телләре» дип аталган концерт программасы белән чыгыш ясады.

Концерт бик матур, җанлы hәм күңелле барды. Микрофон кулланмыйча, гармун, баянга кушылып чыгыш ясаучы артистларны тамашачылар бик җылы кабул иттеләр, hәр башкаручыны көчле алкышларга күмделәр.  Әледән-әле "Вәт булдыра!", "Молодцы!"  кебек мактау сүзләре яңгырап торды.  

Иң өлкән яшьтәге тамашачыга нәфис чуклы яулык бүләк итүләре тагын бер ямь өстәде. Берләшмәнең җитәкчесе Хәниф  Тимербаевның искитмәле оста  итеп концертны алып баруы тамашачыларның күңеленә бик хуш килде. Чыгыш тәмамлангач, халык мәртәбәле, мөхтәрәм коллективка хөрмәт күрсәтеп, клубны яңгыратып, басып кул чапты.  
Миңгәр авылы халкы, "Саба чишмәләре"н,  "Тагын килегез, көтәбез!"- дип, рәхмәтләр әйтеп, озатып калды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X