Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шекше авыл җирлеге волейбол командалары арасында ярышлар булып узды [+фоторепортаж]

Шекше мәдәният йортында ай буе Шекше авыл җирлеге волейбол командалары арасында иптәшләрчә очрашуга әзерлек барды. Эш көне тәмамлангач, кичләрен яшьләр мәдәният йортына килеп әлеге спорт уены серләренә төшенеп, тренировка ясады.

Волейбол турниры 22нче февральдә Ватанны саклаучылар көненә багышлап үткәрелде. Иптәшләрчә очрашуда барлыгы җиде команда көч сынашты. Нәтиҗәдә волейболчы "Студент егетләр" беренчелекне алды, "Яшьлек" командасы икенче, "Студент кызлар" өченче, "Укучы кызлар" дүртенче, ә инде "Укучы егетләр", "Шекше" һәм "Сәрдә" командалары 5-7нче урыннарны биләде. Уенда катнашкан барлык волейболчыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Беренче өч призлы урынны яулаган командалар өстәмә рәвештә Шекше авыл җирлеге башлыгы Р.Хәйртдиновның ачалата бүләкләренә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев