Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шекше авыл җирлегендә Сабантуй быел да шаулап-гөрләп узды [+фоторепортаж]

Авыл халкы, якташлар, кайткан кунаклар җыелып бетүгә, авылыбыз аксакалы Сәүбән Галиуллин фатихасы белән "Сабантуй сөлгесе" дип исемләнгән хореографик композициядән милли бәйрәм башланып та китте.

Тантаналы өлештә авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйртдинов халыкны тәбрикләп, Сабантуйны оештыруда матди ярдәм күрсәткән спонсорларга рәхмәтен җиткерде, бәйрәм программасы, анда кертелгән уеннар тәртибе белән таныштырды. Район вәкиле М.Р.Ишниязов бәйрәмгә җыелган бар халыкка Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миннехановның котлау хатын укыды. "Игенче" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры А.Зарипов чәчү алдынгыларын, игенче-механизаторларны, терлекчеләрне бәйрәм белән тәбрикләп, акчалата бүләкләр тапшырды. Әлеге җәмгыятьнең Шекше бүлекчәсе механизаторы, 453 га мәйданда эш башкарып уңышка ирешкән Мәхмүтов Марсель Мәгъсүм улы дәрәҗәле "Чәчү батыры" исемен яулады һәм тәкә белән дә бүләкләнде.
Бәйрәмгә килгән иң өлкән авылдашыбыз Мөхәрләм абый Рәкыйпов, 2015-16нчы елгы Сабантуйлар арасында туган сабыйлар, армия сафларында хезмәт итүче егетләр дә искә алынды бу көнне. Сабантуй бирнәсенә чигелгән сөлге әзерләп, халкыбызының матур йоласын онытмый, киләчәккә илтүче яшь киленнәрнең дә исемнәре әйтелде. Якты асыл җепләр белән матур чәчәкләр төшерелгән, чуклап эшләнгән Сабантуй сөлгеләре мәйдан уртасына алып чыгып халыкка күрсәтелде. Күп еллар Шекше авыл китапханәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан мәдәният хезмәткәре Наилә Сафина исә, авыл җирлеге башлыгы кулыннан истәлекле бүләк кабул итеп алды.
Шекше мәдәният йорты һәм Сәрдә авыл клубы хезмәткәрләре әзерләгән, "Кулларына чиккән сөлге тотып, дөнья буйлап атлый Сабантуй.." дип исемләнгән бай концерт программасына күпсанлы җыр-биюләр кертелде. Аларны илледән артык авыл үзешчәне һәм чакырылган кунак башкарды. Шагыйрә-якташыбыз Илмира Гыймаева һәм Рәис Дәүләтшин сүзләренә, Альфред Якшимбетов көй язган һәм быел гына дөньяга чыккан өр-яңа җыр да тәүге мәртәбә Сабантуй мәйданында яңгырады. Сәрдә авылына багышланган әлеге җырны Саба егете Булат Гыймадиев башкарды. "Игенче" хуҗалыгы ярдәме белән чакырылган кунак Бәширә Насырова һәм аның иҗатташ дусты Алмаз Хәсәнов яңгыраткан җырлар Сабантуй бәйрәмен тагын да тулыландырды, матурлады. Шекше Сабан туеның баш батыры булып Алан-Елга егете Рифнур Хафизов калды.
Тулырак фоторепортаж шушы ссылка буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев