Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” кысаларында “Яхшы гамәлләр көне” үткәрде [+фоторепортаж]

Бүген Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында "Яхшы гамәлләр көне" үткәрде. Иң элек балалар белән Шекше авылында яшәүче Наилә һәм Тимербай Фәтхуллиннар гаиләсендә булып аларның хәлләрен белдек, күчтәнәчләр тапшырдык, аларга капка төпләрен чистартырга ярдәм иттек. Тимербай абый тыл ветераны, 30 елдан артык авыл тимерчелегендә эшләп авыр хезмәт башкарган...

Бүген Шекше мәдәният йорты хезмәткәрләре "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында "Яхшы гамәлләр көне" үткәрде. Иң элек балалар белән Шекше авылында яшәүче Наилә һәм Тимербай Фәтхуллиннар гаиләсендә булып аларның хәлләрен белдек, күчтәнәчләр тапшырдык, аларга капка төпләрен чистартырга ярдәм иттек. Тимербай абый тыл ветераны, 30 елдан артык авыл тимерчелегендә эшләп авыр хезмәт башкарган хөрмәткә лаек кеше. Наилә апа исә, Шекше мәдәният йортында күп еллар техник хезмәткәр булып эшләгән, лаеклы ялга да шуннан киткән. Өлкәннәр балаларны бик яратып, ачык йөз белән каршы алдылар, ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр. "Яхшы гамәлләр көне" авыл урамнарына чыгып, үтеп баручыларга "кояш" бүләк итү, аларны яхшылык эшләргә чакыру һәм Татарстан күләмендә оештырылган "Мәрхәмәтлелек" акцияләре турында мәгълүмат бирү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев