Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шәхесләр тәрбиялибез

Балалар иҗат үзәгендә район Балалар Думасының V сессиясе булды.

Ел саен шушы датада балалар думасына сайлаулар үтә. Әлеге җитди чарада районыбыз мәктәпләренең иң актив укучылары, алар белән эшләүче оештыручылар, алдагы елларда спикер һәм комитет җитәкчеләре вазифаларын башкарган, бүгенге көндә студент булган активлар катнашты. Иң элек район Балалар Думасы спикеры Ләйсән Габделманованың 2011нче ел эшчәнлеге буенча чыгышы тыңланды. Спикер һәм вице-спикер вазифаларына - Саба кадет мәктәбеннән Илзирә Газизова, Саба гимназиясеннән Айсылу Юсупова һәм Думага депутатлар сайланды. Актив эшчәнлекләре өчен Дума әгъзалары Ләйсән Габделманова, Алинә Хабибирахманова, Алинә Әхмәтгалиева, Илфар Дәүлиев, Максим Карпов (Саба гимназиясе), Гөлназ Шиһабетдинова (Лесхоз урта мәктәбе), Илзирә Газизовалар (Саба кадет мәктәбе) район спорт һәм яшьләр эшләре бүлегенең грамоталарына, акчалата премияләргә һәм кыйммәтле призларына лаек булдылар.

"Яңа ел котлавы" дип аталган презентацияләр конкурсында призлы урыннарны Шекше урта мәктәбе, Саба гимназиясе, Шәмәрдән лицее, Түбән Шытсу урта мәктәбе, Саба кадет мәктәбе, Олы Кибәче урта мәктәпләре яулады. Сессиянең икенче өлеше Яңа ел программасы кысаларындагы "Кыш бабайлар", "Кар кызлары ", "Аҗдаһалар", "Флеш - моб"- бию һәм төрле мавыктыргыч конкурслар белән дәвам итте. Мондый чаралар укучыларны актив яшәү рәвешенә тарту, киләчәктә үзфикерле, ышанычлы адым белән атлаучы, теләсә нинди очракта да юл таба алучы, максатчан, көчле рухлы шәхесләр итеп тәрбияләүне күздә тотып үткәрелә.

Лилия Шаһидуллина,

Балалар иҗат үзәгенең бүлек мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев