Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шәхси клиникада эшләүче хезмәткәрләр пенсиягә иртә чыга алмый

“Шәхси клиника хезмәткәрләренең стажы медицина стажы булып исәпләнми”, - диде Айрат Бикмөхәммәтов.

Татарстанның шәхси клиника хуҗалары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка клиника хезмәткәрләренең пенсиягә алдан чыга алмау проблемасы белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта бүген алар Президентка Эшмәкәрлек Советының X утырышында сөйләде.

“Шәхси медицина оешмалары хезмәткәрләре “Хезмәт еллары өчен пенсия” (“За выслугу лет”) буенча пенсиягә алдан чыгу кебек ташламадан мәхрүм. Алар бит дәүләт учреждениеләрендәге кебек шул ук эшне башкара, инфекцияле авырулар белән эшли. Әмма аларның стажы медицина стажы булып исәпләнми”, - диде “Клиника ЛМС” ҖЧҖ баш табибы Айрат Бикмөхәммәтов.

Эшмәкәрләр әлеге мәсьәләне чишү юлын пенсиягә чыгу яшен караучы махсус исемлектә күрә. Әлеге исемлеккә кайсы оешма вәкилләренең пенсиягә алдан чыга алачагы өстәмә кертеләчәк.

“Шәхси медицина учреждениеләрендә эшләүче хезмәткәрләрнең пенсия яшенә кагылышлы тәкъдимнәрегез белән килешәм. Пациент ярдәмне дәүләт учреждениесендә аламы, шәхси клиникадамы – аерма юк”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты эш стратегиясен үзгәртергә кирәк дип саный. 

“Бездә зур күләмдә дәүләт акчалары тотыла, шуның өстенә әле операция эшчәнлеге өчен аерым түлибез. Ә бит мисаллардан күренгәнчә, шәхси клиникалар күп очракта дәүләт бурычларын да үти. Бу теманы алга таба да үстерергә кирәк. Мин әлеге материалларны тиешле федераль структураларга бирергә әзермен”, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев