Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Шытсу мәктәбенең яшь каләмчеләре иҗаты

Курку белмәс бабам турында Минем бабам Зәйнулла Хәбибуллин 1924 елда Югары Шытсу авылында туган. 1931 елда башлангыч мәктәпкә укырга кергән .

1934 елда 3 классны тәмамлап, шул елдан ук колхозда эшли башлаган. Ат көтүе көткән, тырмалау, сукалау эшләрендә катнашкан.1941 елда колхозның 3нче бригадасына бригадир итеп куела һәм 1942 елның июнь аена кадәр эшли. Шул ук елны Совет Армиясенә алына.

1942 елның июль аенда Ижевск янындагы хәрби округның лагеренда 4 ай буена пулеметчылар әзерли торган курсны тәмамлый. 1942 елның ноябрь аенда Ижевсктан хәрби эшелон белән Ленинград фронтына җибәрәләр.10 ноябрь көнне Ленинград янындагы Ладога күле буена килеп урнашалар.11 ноябрь көнне Ладога күлен кичеп, Нева елгасы яры тирәсенә күченәләр.1942 елның 11 ноябреннән алып 1943 елның гыйнварына кадәр (бабай шул полкта) 63 нче гвардия дивизиясенең 194нче полкы немецларның Ленинград шәһәрен бер елдан артык ныгып урнашкан камалышын өзү өчен тиешле хәрби өйрәнүләр алып бара. Бу өйрәнүләрне караган Генерал Симакин, Маршал Жуков, Говоровлар яхшы бәя бирә.

1943 елның 12 гыйнварында "Искра" операциясе башлана.Немецларның көчле ныгытма дзотларына, окоплары өстенә безнең артиллерия һәм катюшалар ут ача.4 сәгать дәвамында барган сугыш нәтиҗәсендә немецларның беренче линия траншеяларына басып керәләр. Бик күп немецлар әсирлеккә төшә, корал складлары, машина, танклар кулга төшерелә. Алар да хәйран югалтулар кичерә, ләкин задание үтәлә. "15-16 гыйнвар көннәрендә каты барган сугышларда кушылган заданиеләрне үтәдек," - дип яза ул хатында. Аның расчетында бабай гына исән кала.Иртән немецлар һөҗүмгә ташлана, аның аягы яралана. Яралыларны, бозлары тишкәләнеп беткән Нева елгасы аша чыгарып, Ленинград шәһәренең №14327 госпиталенә озаталар.Аягына операция ясыйлар, 16 см озынлыгында була җәрәхәте. Шул авыр чорда да күңел төшенкелегенә бирелмиләр. Левитанның җиңеп алга бару турында сөйләгән тавышын ишетеп куаналар. Шәфкать туташлары Ленинград фронтындагы солдатларның кыюлыгы, батырлыгы турында лекцияләр укыганнар. Бу чыгышлар аларның тагын да күңелләренә дәрт өстәгән.

Госпитальдән туры сугышка керә.15 сентябрь көнне немецлар белән бәрелештә тагын яралана.Монысында аны Ленинград шәһәрендәге № 2010 госпитальгә җибәрәләр.30 октябрьда терелә һәм кабат фронтка китә.1943 елның 3 ноябреннан 1944 елның 1 гыйнварына кадәр һөҗүмгә әзерләнү буенча өйрәнүләрдә була.

3 гыйнвар иртәсендә ракета уты күтәрелә һәм катюша "телгә" килә. Немецлар белән Пушкинск өчен бәрелеш башлана. Берничә көн барган каты бәрелештә ул кулын югалта. Аңа санбатта операция ясыйлар. Яралыларны Кемерово өлкәсендәге госпитальгә җибәрәләр. Күпме авырту, сызланып үткән йокысыз төннәр, үлем белән көрәшү... Тик бабай бирешми, төшенкелеккә бирелми. Ниһаять, 20 март көнне поездга утырып туган якка юл ала. Авылга кайткач, кулы юклыкны да онытып эшкә "чума". Башта завклуб, соңрак колхозның агротехнигы, ферма мөдире булып намуслы хезмәт куя. Башлангыч партия оешмасы секретаре эшен дә алып бара.

Тормышның ачесен-төчесен күргән бабам югалып калмаган, 1947 елда гаилә корган. Әби белән 8 бала тәрбияләп үстергәннәр. Шул чорның сәяси яктан алдынгы карашлы кешесе буларак, ул һәрдаим илдәге, дөньядагы яңалыклар белән гел танышып торган, редакциянең даими хәбәрчесе булган.

Сугышта исән калган иптәшләре белән хат аша элемтәдә булган. Ленинград өлкәсенең ветераннар советы рәисе белән хәбәрләшеп торып, ел саен Ленинград камалышын өзү көннәрендә, ашкынып сугышчан дуслары белән очрашуга бара торган булган.

Мин бабайны исән көе күрмәсәм дә, аның турында сөйләгәннәр буенча аның нинди тырыш, намуслы, курку белми торган кеше булганын беләм. Мәктәп музеена язып биргән язмасында ул: "Мин хәзерге тыныч чорда яшьләргә , илебезнең куәтен ныгытуда намус белән эшләп, яңадан - яңа уңышларга ирешүләрен теләп калам",- дип язган. Аның сүзләрен истә тотып яшәрбез дип ышандырам.

Фотода - сул якта Зайнулла Хәбибуллин.

Гөлинә Хәбибуллина,

9сыйныф укучысы.

Бабам рухы яши күңелдә

Минем бабаем - сугыш һәм хезмәт ветераны Әхтәмҗан Фәлахов 1907 елда Түбән Шытсу авылында дөньяга килгән. Аның әти-әниләре тифтан үлгәннәр, 4 бала - Галимҗан, Хәкимҗан, Әхтәмҗан, Минҗамал ятим калган. Бабай 1927-1929 елларда Уралда Богомол шахтасында эшли. 1929 елда ул Кызыл Армиягә алына. Шунда укырга-язарга өйрәтәләр. 1933 елда хезмәтен тутырып туган авылына кайта. 1934 елда аны авыл советы рәисе итеп куялар. 4 ел эшләгәч, 1939 елда фин сугышына алына. Әнинең күңелендә бабай сөйләгәннәрдән түбәндәгеләр хәтерендә уелып калган.

"Сугыш вакытында төрле хәлләр була. Кайда нәрсә көткәнен беркем дә белми. Бервакыт бабай әздән генә үлми кала. Фин сугышчысы агач башында утырган була. Бабай аны күрми. Пуля бабайның башын яралый, ул аңын югалтып егыла. Госпитальдә ярдәм күрсәтелә.Ул исән кала. Башындагы җөен бабай миңа да күрсәткән иде," - ди ул.

Анда 9 ай йөреп кайта. Колхозда эшли. Соңрак Оргнабор договоры буенча вербовщик булып хезмәт итә башлый. Конторалары Казанда була. Иркутскка (БАМ төзелешенә) 3 тапкыр бара, Ак диңгез - Балтик каналына, Октябрь тимер юлына эшчеләр туплый һәм озатып куя. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның 22 октябрендә аны сугышка алалар.

Бабай сугыш турында ачылып сөйләргә яратмаган. Ул вакытта күргән мәхшәрләрне кабат исенә төшерү авыр булган. Ленинград камалышында ипигә, суга интеккәннәрен, тирә - якта өлкәннәрнең, балаларның кырылуын күреп йөрәге әрнегән, ярдәм итә алмауларына борчылган. 1946 елда исән-сау туган авылына кайту насыйп була аңа.

Авылга кайтып, тыныч тормышта хезмәт итә башлый. Әби белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Тик сугышта алган яралар һәрвакыт үзен сиздереп тора. Шулай да бабай бирешми, эш белән юана. Йорт янында бал кортлары үрчетә, чишмә, су буйларын карый. Ташудан соң басма салу, чишмәләрне чистарту аның яратып эшли торган шөгыле була. Әни бабай турында: "Безгә бабайның сабырлык, түземлек, тырышлык һәм башка бик күп сыйфатларын үрнәк итеп алырлык. Мин аның тавыш күтәреп сөйләшкәнен хәтерләмим. Ул гади, һәр сүзен уйлап сөйли, һәр сүзе күңелеңә үтеп керерлек иде. Үзенең балаларына, оныкларына бал кортларына карата "мәхәббәтне" дә ул тәрбияләде. Һәрвакыт гадел, тырыш булыгыз дияргә ярата иде", -дип искә ала.

Әнә шундый бабаемның оныгы булуыма мин чиксез горурланам.

Нәргизә Әхмәдуллина,

9 сыйныф укучысы.

Сулдан беренче Әхтәмҗан Фәлахов

Бабайларым белән горурланам

Илебез олы тантанага әзерләнә - быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел тула. Без бу сугыш турында ишетеп, укып кына беләбез. Ни кызганыч, сугыш ветераннары сафы да елдан-ел сирәгәя. Безнең авылда илебез азатлыгы өчен көрәшкән Габделфәрт абый Заһидуллин гына исән-сау.

Минем бабайларым инде мәрхүмнәр. Файзрахман бабам сугышта үлеп калган. Әмин бабам белән Тәминдәр бабам сугыштан исән-имин кайтып, авылыбызда эшләп, балалар үстереп, тыныч тормышта яшәп калганнар. Әмин бабам сугыштан бер кулсыз, ә Тәминдәр бабам бер аяксыз кайткан. Шулай булса да, алар бар эшне дә булдырганнар, алдынгылар сафында булганнар. "Авылның иң уңган, тырыш кешеләре иде,"-дип искә алалар авылдашлар, ди әнием.

Кызганыч, минем бабамнарны күргәнем булмады. Мин туганда алар инде мәрхүм иделәр. Үзләрен күреп белмәсәм дә мин алар белән горурланам. Алар без бәхетле тормышта яшәсен өчен саулыкларын да, гомерләрен кызганмаганнар. Алар һәрчак минем исемдә.

Рәзил Шәрифуллин,

4 класс укучысы.

Ветеран оныклары без

Бабабыз Габделфәрт Заһидуллин - Түбән Шытсу авыл җирлегендә бердәнбер исән сугыш ветераны. Без бабай янында еш булабыз. Аның сугыш вакытында күргәннәре турында сөйләгәнен тын да алмый тыңлыйбыз. Бабайга 4 яшь чакта ук аның әтисе вафат булган. Әниләре 8 бала белән калган. Дәһшәтле сугыш башлангач, әниләре 4улын яу кырына озата. Аларның 2се сугышта ятып кала, 2 се исән-сау әйләнеп кайта. Бабам 1943 нче елның гыйнварында сугышка китә. Аны Саратов өлкәсе, Макраус станциясенә десант частена җибәрәләр. Шунда хәрби өйрәнүләр була, 1943нең май аенда парашюттан сикерәләр. Август ахырында Мәскәү янындагы сугышларда катнаша. Шундый бер бәрелештә бабайны үлгән дип уйлыйлар, ул үзеннән ерак түгел шартлаган бомба актарып аткан җир астында калып, яраланган була. Шул вакытта 3 ярчык эләгә. "Берсе башта, җилкәдә һаман да бар әле", - ди бабабыз. Бабам 38 көн госпитальдә дәвалана. Дәваланып чыккач Румыния, Польша, Чехословакия, Германия җирләрендә сугыша. Батырлыгы өчен бабай "Дан Ордены" белән бүләкләнә. Җиңү көнен Германия җирендә каршы ала. Һавада кызыл пулялар оча, бу Җиңү салюты була. Бабам сугыш тәмамланганнан соң 1950 елның апрель азагына кадәр солдат хезмәтендә була. Шул елны туган авылына исән-сау әйләнеп кайта.

Тыныч тормышта бригадир, склад мөдире, тегермәнче, атлар караучы һәм бик күп еллар мөгезле эре терлек симертү группасында эшли. Бабамның бик күп орден, медальләре бар. Ул - атказанган терлекче. Бабам бүгенге көндә Югары Шытсу авылында яши. Ул өлкән яшьтә булса да бик тырыш, сабыр. Безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Без аны бик яратабыз.

Илзирә Салихова,

11сыйныф укучысы.

Рәсемдә : Габделфәрт бабай оныклары белән.

Кыскача

"Дубая" халык уен кораллары фольклор ансамбле Яр Чаллы шәһәрендә Иңбер Шәфыйков исемендәге "Моңлы курай" IV нче ачык республикакүләм курайчылар бәйгесендә III дәрәҗә Диплом белән бүләкләнделәр. (Җитәкчесе - Шәрифуллин И.Г.)

ххх

Шушы ук бәйгедә Шәрифуллин Фәнзил I дәрәҗә дипломга лаек булды.

ххх

Байлар Сабасында 5-7 сыйныф укучыларының волейбол ярышында мәктәбебезнең кызлар командасы 3 урын яулады.

ххх

Саба гимназиясе базасында күренекле галим, тел белгече Әбрар Кәримуллинның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган республикакүләм фәнни - гамәли конференция үткәрелде. "Татар филолоиясе" секциясендә актив катнашкан 10 сыйныф укучысы Язилә Хәмидуллина I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

ххх

Район мәктәпләре арасында узган КВН ярышында безнең мәктәпнең "Сникерс" командасы 2014-2015 елгы сезонның чемпионы дип табылды. Укучыларыбызның чыгышы беркемне дә битараф калдырмады.

Мәктәп тормышы

Һәр яңа көнне гимн белән башлыйбыз!

Мәктәбебездә һәр иртә гимн җырлаудан башланып китә. Әлеге башлангыч белән мәктәп директоры А.Хафизов чыкты, ә укучыларыбыз исә бик теләп риза булдылар. Шул рәвешле, көн саен дәресләр алдыннан мәктәбебездә Татарстан гимны җырлана. Әлеге позитив башлангыч патриотик тәрбия бирүнең нигезен ныгытыр дип, чын күңелдән ышанабыз.

Агачларны саклыйбыз!

Кәгазь ясау өчен көн саен бик күп агачлар киселә. Урманны саклауда без үзебездән өлеш кертергә булдык. Моның өчен без тотылган кәгазь җыябыз. Укучыларыбыз үз тырышлыклары белән мәктәп коридорында кәгазь җыю өчен кызыклы почмак булдырдылар. Биредә агачлар турында кызыклы фактлар белән танышырга, кирәкмәгән кәгазьләрне урнага салырга мөмкин. Әлеге почмак мәктәбебез укучыларына нык ошады. Алар бик теләп табигатьне саклауга үз өлешләрен кертәләр.

Кызыклы ачыш

Калорияләрне "яндыруның" иң яхшы чарасы - җәяү йөрү. 4 нче сыйныф укучылары исә калорияләрнең нәрсә икәнен өйрәнеп кенә калмыйча, моның өстендә файдалы проект эшләделәр. Алар баскычтан атлап менгәндә күпме калория югалганын исәпләп, кызыклы ачыш ясаганнар һәм әлеге ачыш белән мәктәбебез ишеген ачып кергән һәркем таныша ала.

Кызыклы идея

Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучылары чүп белән көрәшүнең иң кызыклы, шул ук вакытта иң ышанычлы ысулын уйлап таптылар һәм тормышка ашырдылар. Укучыларыбыз чүпләрне чүп чиләгенә атканда, күпләргә таныш баскетбол уенындагы кебек, махсус корзинага туры китерергә тиеш. Әлеге ысул укучылар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булса, техник персонал һәм укытучылар өчен чүп белән көрәшүнең иң нәтиҗәле чарасы булып тора.

Укучылар иҗаты

"Минем дусларым"

Җирдә иң якын дусларым -

Минем сыйныфташларым.

Алар мине һәрчак яклый,

Әйткән дә юк башкасын.

Дәрескә әзерләнгәндә

Бергә эшләү күңелле.

Ярдәм итәр кешең булса,

Син, әлбәттә, бәхетле.

Авыр чакта иңен куяр,

Бүлешер шатлыкларың,

Бер елмаеп карасалар,

Тарала кайгыларың.

Күңелсез чагым булганда

Алар миңа гел терәк.

Һәрчак бәхетле булырга

Дуслар булуы кирәк!

Габдракипова Камилә, 5 сыйныф.

Мәктәбем

Белем көне якынлашкан саен

Күтәрелә бара күңелләр.

Балалар да, өлкәннәр дә хәтта

Бу бәйрәмнән читтә түгелләр.

Кулга тотып чәчәк бәйләменең

Иң матурын, купшы, гүзәлен,

Һәр укучы әйтә мөгаллимгә

Чын йөрәктән чыккан сүзләрен.

Кыңгыраулар чыңы, сыйныфташлар -

Сагындырган икән барысы.

Күп китаплар укып, белем туплап,

Ерак юлга әле чыгасы.

Киләчәктә якты маяк булыр,

Терәк булыр якын кешебез -

Укытучы, аны хөрмәтләргә,

Һәрчак кадерләргә тиеш без.

Безнең өчен ул бит яна, көя,

Көпме төнен йокысыз үткәрә.

Газиз әниләрдәй безне саклый,

Кадерле ул шуңа үтә дә.

Кайсы юлны гына сайласак та,

Кем булсак та тормыш юлында,

Газиз мәктәбеңә илтә торган

Сукмак барын син һич онытма!

Хамидуллина Язилә, 10 сыйныф.

Әнием

Әнием, син бит минем

Якты кояшым,

Күңел түремә үтүче,

Авыр чакта яннарыма

Килеп юатып китүче.

Син генә шундый алтын зат,

Синдә генә күркәм сыйфат .

Теләкләрнең сиңа зуры -

Мең яшәрлек имән кебек

Яшә син гомер буе!

Әниләргегез исән булганда аларның кадерен белегез, соң булмаганда саклап яшәгез. Бәйрәм белән Сезне, кадерле аналар!

Гиниятова Зәлия, 6 нчы сыйныф укучысы

Минем әнием

Әнием минем уңган,

Һәр яктан тырыш, булган.

Эшенә дә өлгерә,

Ашарга да пешерә.

Кер юа һәм үтүкли,

Барысын да тәртипли:

Себерә идәннәрне,

Юа тәрәзәләрне.

Һәр эшкә ул җитешә,

Бар җирдә эше пешә:

Чиста өебез гел дә,

Күмелеп тора гөлгә.

Мин дә аннан калышмыйм,

Көчем җиткәнчә, эшлим.

Һәрчак әнием шикелле

Уңган булырга телим!

Шигабиева Алисә, 3 нче сыйныф укучысы

Спортны һәрчак ярат!

Әллә көннәр ямьсез булып,

Көз иртә килгән өчен,

Һәрчак тырыш малай Марат

Югалтты барча көчен.

Өйгә кайтса, төшенкелек

Биләп ала күңелен.

Дуслар, туганнар да хәтта

Аңламый аның хәлен.

Мондый күңелсезлекләрдән

Ул тапты чыгу юлын:

Үзенә тиң иптәш итеп

Алды урам төркемен.

Тик дуслары кылган өчен

Маратка булды оят.

Кырын эшкә күңеле бармый -

Булды аңа бар да ят.

Тәвәккәлләп үзгәртергә

Тамырдан үз язмышын,

Гомерлеккә спорт белән

Бәйләде ул тормышын.

Иртән торса - физзарядка,

Йөгерү саф һавада.

Спорт түгәрәгенә йөри -

Вакыт кала аңа да.

Тимераяк, чаңгы булды

Кыш җиткәч, аның дусты.

Шуңа өстәп, саулык дигән

Яңа дөньяны ачты.

Ныклы рухлы, ихтыярлы,

Һәр җирдә җитез, булган.

Үзгәрде дә куйды Марат,

Бер эше юк уңмаган.

Озын-озак көттермәде,

Килде җиңүләре дә.

Буй җитмәс кебек тоелган

Яуланды үрләре дә.

Мәктәп коридорларыннан

Бик горур атлый Марат.

Дуслар, туганнар - һәммәсе,

Аның өчен бар да шат.

Әти-әни, сеңлесе дә

Сөенеп туя алмый.

Белә алар: зур җиңүләр

Тырышмыйча яуланмый.

Барлык иптәшләренә дә

Бер киңәш бирә Марат:

"Сау-сәламәт булыйм дисәң,

Спортны һәрчак ярат!"

Гиниятова Зәлия, 6 нчы сыйныф

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев