Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сәләтле балалар мәктәбе – 1,5 миллион сумлык грант иясе

Сәләтле балалар мәктәбе укучылары, аларның укытучылары, хәтта әти-әниләре һәрдаим төрле конкурс, грантларда актив катнаша.

Әле күптән түгел генә республикабызның сәләтле балалар өчен булган интернат тибындагы уку йортлары арасында республикакүләм грант оту буенча конкурс игълан ителде. Узган уку елында Сәләтле балалар мәктәбе әлеге конкурста катнашып, 1миллион 500 мең сум грантка ия булды. 2016-2017 уку елында мәктәп фән олимпиадаларында район күләмендә - 102, республикада - 32, Халыкара олимпиадаларда 3 призлы урын яулаган иде. Шушы күрсәткечләрнең барысын республика эксперт комиссиясе балалар нигезендә бәяләгән һәм рейтинг төзегән. Әлеге рейтингта Сәләтле балалар мәктәбе бишенче урында тора һәм 2 миллион 100 мең сум күләмендә грант отуга иреште. Бу уңыш - укучыларның, укытучыларның һәм әти-әниләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Чын күңелдән котлыйбыз, киләчәктә дә шушы дәрәҗәләрен югалтмыйча, тагын да зур уңышларга ирешүләрен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев