Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сораулар игътибарсыз калмый

Авыл җирлекләрендә агымдагы елның беренче яртысында социаль-икътисадый үсеш йомгакларына багышланган җыеннар дәвам итә.

Халык белән очрашуларда Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, аның урынбасары Расих Закирҗанов, башкарма комитет җитәкчесе Равил Гасыймов, бүлек мөдирләре катнаша. Бу җыеннар авыл җирлекләренең 2020 елларга кадәрге чорга социаль-икътисадый үсеше программалары бәян ителүе белән дә үзенчәлекле. Шушы чорда планлаштырылган эшләр халыкта кызыксыну уята. "Җирле үзидарәләрнең тормышы биләмәдәге хуҗалык белән бара,- ди Шекше авыл җирлеге башлыгы Радик Хәйретдинов.- "Игенче" җәмгыяте оештырылганнан соң уңай үзгәрешләр сизелүе авыл халкында киләчәккә ышаныч уята. Сәрдәдә эш урыннары калмаган иде, хәзер биредә ике-өч торакта ремонт бара. Шулай ук Шекшедә җимеш эшкәртү цехын киңәйтү күздә тотыла. Безнең авыл җирлегендә шәхси эшмәкәр булып теркәлгән кешеләр саны арта баруы да куанычлы күренеш".

Җыеннарда кешеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга кагылышлы күптөрле сораулар күтәрелә, җитәкчеләр ул мәсьәләләргә ачык­лык кертә. Мисалга, Килдебәк авыл җирлегендә үткәрелгән җыенда халык интернетның начар эшләвенә, Пенсия фондының районара идарәсендә клиентлык хезмәтендә чират күп булуына кагылышлы сораулар бирсә, Курсабаш җирлегендә яшәүчеләр зур булып үскән карт агачларның куркыныч тудыруына, урамга түшәлгән ташларның тигезләнмәвенә, Мөндеш разъездына илтә торган җәяүлеләр юлының сукалануына борчылуларын белдерделәр. Югары Утар авылын урталай бүлгән елгада күпер юклыгы да шактый проб­лема тудыра. Сатыш авылында да көчле җилдә өйләренә авар дип борчылып яшәүчеләр биек тупылларны да кисүдә ярдәм сорадылар. Шулай ук бакчада эшләүче тәрбиячеләр дә зурлар төркемендәге балаларны мәктәпкә әзерләү өчен аерым бүлмә булсын иде дигән теләк белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев