Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Сотовыйны әйтәм әле

И, Җәмилә, җаныкаем, бу сотовыйны әйтәм әле. Чистый бер баш бәласе икән ул. Юк, минеке югалмады, урлатмадым да. Халык өчен борчылам. Күпме кеше зыян күрә бит аннан.

Ишеттеңме, соңгы вакытта мошенниклар сотовыйдан кешене төп башына утыртуның тагын бер төрен уйлап чыгарганнар ди. Ничек инде, дисеңме, бик гади. Әйтик, синең миннән үч аласың килде ди. Тотасың да телефоныма акча саласың. Мин кайсының эше булды икән бу дип, көннәр буе уйланып йөрим. Уйлый-уйлый нервлана башлыйм, башыма каба, кәефем төшә, йокым кача. Әйе, яхшылыкны күрсәтеп эшләмиләр дә бит. Анысы шулаен шулай да. Әмма монысы аннан бигрәк усал шаяртуга охшаган. Шушы этлекне эшләүченең кем икәнен беләсең килә - белә алмыйсың. Ә теге мошенник бәндә синең хәлеңне күз алына китереп, кабәхәтләрчә ыржая, шуннан тәм таба. Шаяртучыны ачыклыйм дип дусларыңа шалтырату да яхшы түгел. "Нишләп тиктомалга мин синең телефоңа акча салырга тиеш әле!"-дип уңайсыз хәлдә калдырулары бар. Кыскасы, син нокаутта, эшең хөрти.

Менә шундый күңелсез хәлгә дучар була күрмә дип шалтыратуым иде. Номерыңны теләсә кемгә бирүдән сак бул! Менә безгә күрше урамдагы 20 яшьлек кыз кияүгә чыгарга тиеш иде. Хәзер чыкмый инде. Нигә дип, бер рәхимсез бәндә, кызга күзе төшеп йөргән булгандырмы инде, тоткан да 8 Мартта моның телефонына 1000 сум акча салган. Әйе, җәлләмәгән шул. Тегесе куанып егетенә шалтыраткан, рәхмәт әйткән. Йөргән егете башта телсез калган, дәшми торган. Аннары: "Әле синең шундый бай кавалерың да бармыни, хуш, алайса!" - дигән дә, телефонын өзгән. Менә шундый күңелсез хәлләр сотовый аркасында.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев