Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“Сөтне яшь люцерна арттыра“ [+фоторепортаж]

Хөкүмәт йортында шимбә көнне Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 2016 елның 10 аенда терлекчелек тармагының төп күрсәткечләре турында сөйләде. Министр муниципаль районнар башлыкларына, авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә сөт терлекчелеге мәсьәләләренә, сөт җитештерүгә бик җитди карарга кушты. «Бүген сөт базарындагы вәзгыять җитди...

Шул уңайдан, ягъни сөт терлек­челегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча 13 ноябрьдә район башлыгы Рәис Миңнеханов рәислегендә "Мөхәммәтшин" крестьян-фермер хуҗалыгында да киңәшмә үтте.

Агымдагы елның 1 ноябренә район авыл хуҗалыгында 42 884,5 тонна сөт җитештерелгән. Ягъни узган елның шул чоры белән чагыштырган 12 процентка күбрәк. Бер сыерга уртача савым - 19,1 килограмм. Барлыгы 9955 тонна ит җитештерелгән. Аның 3012 тоннасы - мөгезле эре терлек, 6943 тоннасы - дуңгыз ите.

Яшь мал алу буенча уңай үсеш күзәтелә. Ел башыннан барлыгы 8013 бозау, 74524 баш дуңгыз баласы алынган. Дуңгыз баласы узган ел белән чагыштырганда 1144 башка күбрәк туган.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин әйтүенчә, үсеш күзәтелсә дә, узган елга караганда сөт җитештерүдә чигенеп эшләүчеләр дә бар. Зооветеринар таләпләр үтәлмәгән хуҗалыкларда сөт муллыгына әллә ни зур өмет баглап булмый. Мисалга, "Нырты" авыл хуҗалыгы предприятиесе 10 айда сөт җитештерүне 148 процентка арттырса, "Юлбат" авыл хуҗалыгы предприятиесе Килдебәк бригадасында бу күрсәткеч нибары - 86 процент. Хуҗалыкларның хезмәт нәтиҗәсе белән таблицадан да таныша аласыз.

Сөт җитештерүне төзелеш алып бармыйча, ягъни булган торак­ларда терлекләрнең баш саннарын арттыру хисабына да ирешү мөмкинлеге барлыгын билгеләп узды идарә башлыгы. "Робот, саву заллы, гадәти фермаларда да тулып бетмәгән тораклар бар.

Сөт күләмен эшче көчләрне түгел, җитештерүчәнлекне арттыру исәбенә арттыра алабыз", - диде ул. Семинарның "Мөхәммәтшин" хуҗалыгында узуы очраклы түгел. Әлеге хуҗалыкта һәр нәрсә исәпләп, уйлап, алдан планлаштырып, киләчәкне күз уңында тотып эшләнә.

Тулырак язманы "Саба таннары" газетасыннан укый аласыз

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев