Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Саба районында су хисаплагычлары куйдыртмаган шәхси хуҗалыклар игътибарына!

Җәйге чорда халык бакчада яшелчә үстерә башлагач, су куллану арта.

Бигрәк тә хисаплагычлар куйдыртмаган шәхси хуҗалыклар суны иркен тота. Шул сәбәпле җәйге чорда су өчен аерым нормативлар нигезендә түләү алына. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры боерыгы (21.085.2012, №131/0) нигезендә муниципаль районнарның күпфатирлы һәм торак йортларында салкын, кайнар су белән тәэмин итү, су чыгару буенча коммуналь хезмәтләрдән файдалану тарифлары билгеләнгән. Әлеге боерыкта күрсәтелгәнчә, бакчага су сипкәндә норматив бакчаның бер квадрат метрына айга 0,043 кубометр тәшкил итә һәм хисаплагычлар куелмаган шәхси хуҗалыклардан 1 майдан 30 сентябрьгә кадәрге чорда су кулланган өчен түләү әлеге норматив нигезендә алына. Безнең районда исә әлеге чор 1 июньнән башлана. "Түли башлагач, шактый зур суммалар килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә су хисаплагычлар куелмаган йорт хуҗаларының әлеге приборны урнаштыру мәсьәләсендә кайсы коммуналь хуҗалык хезмәт күрсәткән авылда яшәвеңә карап, Саба яки Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиеләренә мөрәҗәгать итүләре сорала".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев