Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Судка "һөҗүм" иткәннәр [+фоторепортаж]

Җинаятьчеләр хөкем карары көткән суд биналарында иминлек тәэмин итүгә игътибар аеруча зур хәзер. Карап торышка шикле күренмәгән кешеләрдән дә явызлык көтәргә була. Судларда тәртип саклаучыларның мондый хәлләргә дә әзер булып торуы мөһим. Шул максаттан районның суд приставлары узган атнада суд бинасында өйрәнүдләр үткәрделәр. Әлеге чарага полиция, МЧС, медицина хезмәткәрләре җәлеп...

Җинаятьчеләр хөкем карары көткән суд биналарында иминлек тәэмин итүгә игътибар аеруча зур хәзер. Карап торышка шикле күренмәгән кешеләрдән дә явызлык көтәргә була. Судларда тәртип саклаучыларның мондый хәлләргә дә әзер булып торуы мөһим. Шул максаттан районның суд приставлары узган атнада суд бинасында өйрәнүдләр үткәрделәр. Әлеге чарага полиция, МЧС, медицина хезмәткәрләре җәлеп ителде.

Өйрәнүләр планында каралганча, ачык суд процессы барышында хөкем ителүчене сак астыннан көч кулланып азат итәргә омтылыш ясалды. Әмма конвой, суд приставлары хезмәте һөҗүм омтылышына бик тиз чик куйды һәм барлык кирәкле хезмәтләргә ашыгыч төстә хәбәр бирелде. Судьяларны, шаһитларны, суд процессында катнашучылар һәм суд документларын планлы төстә эвакуацияләү башланды. Махсус хезмәтләр килгәнче суд бинасы ябылды, камап алынды.

Язманың дәвамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Фәнил Мәүлетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев