Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Такси төсенә таләп

2013 елның 1 гыйнварыннан такси автомобильләренең төсенә карата таләп көченә керде.

Хәзер әлеге хезмәтне бары ак һәм сары машиналар гына күрсәтә ала. Башка төстәге машина хуҗаларының элегрәк алган рөхсәт кәгазьләре, законга туры килмәгәнлектән, гамәлдән чыгарылачак. Таксида эшләү өчен рөхсәт кәгазе булганнарның машиналары да тиешле атрибутика белән җиһазландырылган булырга тиеш. Машинаның алгы панелендә таксидан файдалану шартлары турында мәгълүмат куелу зарур. Моннан тыш машина йөртүченең фоторәсеме белән визит карточкасы, такси хезмәтенең исеме, адресы һәм контакт телефоннары булу да мәҗбүри. Әлегә районда таксиларның төрле төсләрдәгеләрен күрергә мөмкин. Быел ЮХИДИнең район бүлекчәсе хезмәткәрләре тиешле таләпләргә җавап бирмәгән 9 таксины тоткарладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: такси саба