Татарстанда 17 яшьлек егет 30 яшьлек хатын-кызны көчләгән
Кичә, бүген, иртәгә

Татарстанда 17 яшьлек егет 30 яшьлек хатын-кызны көчләгән

17 яшьлек лениногорскилы бер хатынны көчләгән. Бу хәл 1 февральдә, якшәмбе көнне, Ивановка авылында булган.

1998 елгы лениногорскилы исерек хәлдә бер танышына керә. Анда гауга чыгарып, башта 1973 елгы ирне кыйный, аннан аның үги кызы булган 1985 елгы хатын-кызны көчли...

Әлеге зат эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. Гаепләнүчегә карата җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә районның "Заман сулышы" газетасы.


Нет комментариев