«Тату сыйныф серләре» конкурсында Саба сәләтле балалар мәктәбенең әти-әниләр комитеты җиңү яулады
Быел ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы республикада беренче тапкыр мәктәпләрдәге ата-аналар комитетлары арасында «Тату сыйныф серләре» дип аталган конкурс игълан иткән иде.
Аның төп максаты белем бирү оешмаларында тәрбия бирү эшчәнлеге белән тыгыз элемтәдә торучы ата-аналар комитетларын барлау, аларга ярдәм итү, ата-аналар комитеты һәм балалар арасындагы бердәмлекне, күмәкләшеп эшләү алымнарын уртаклашуга юнәлдерелгән. Конкурс март аенда дүрт зонада узып, анда районыбызның 22 гомумбелем бирү мәктәбенең ата-аналар комитетлары катнашты. Өч этапта «Тату сыйныф серләре» күргәзмәсе, визит карточкасы, проблемалы ситуацияне чишү юллары тәкъдим ителде. Муниципаль этапта Саба сәләтле балалар мәктәбенең 5 сыйныфы әти-әниләр комитеты җиңү яулады һәм республика этабында катнашу хокукы алды. «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының финалында да «Укучыларның социальләшүе» юнәлеше буенча республика турында иң яхшылардан дип танылып, җиңүгә ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев