Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Төбәк авылында футбол мәйданчыгы ачылган [+фото]

30 август көнне Төбәк авылында зур бәйрәм булды.

Республика көне уңаеннан "Сау бул, җәй" дип аталган бәйрәм булды. Бәйрәмне авылыбыз мулласы Гыйльметдин абый азан әйтеп башлап җибәрде. Авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин чарага җыелган халыкны бәйрәм белән котлады. Бәйрәмне оештыруда Айрат Исмәгыйлев, Айнур Хәдиуллин, Илфир Бикмиев, Алсу Хәнәфиева, Вадим Ибушев, Миләүшә Нәҗиповаларның өлеше бик зур булды.
Бәйрәм авыл малайлары арасында футбол уены белән башланды. Хөкекмдар Раил Нәҗипов бик тырышып уенны алып барды. Капитаны Тимур Хәнәфиев булган "Барсилон" командасы 3:2 белән җиңүгә иреште һәм аларга кубок тапшырылды. Җиңүче малайларның шатлыгы зур иде. Фирая Ибушева ата-аналар исеменнән авылда шундый зур мөмкинчелек тудырган хакимият башлыгына, җирлек башлыгына рәхмәт белдерде. Бәйрәм концерт номерлары, уеннар белән үрелеп барды. Гөлнур һәм Гөлинә Матзяновалар матур җырлар башкардылар. Бәйрәмгә килгән өлкәннәр дә оештыручыларга рәхмәт җиткерделәр. Соңыннан бию кичәсе оештырылды. Бәйрәмнән барысы да канәгать калды, дип хәбәр итте.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев