Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

“ӘТИЕГЕЗНЕҢ СОҢГЫ БҮЛӘГЕ“

Соңгы елларда районда торак төзелеше киң колачлы алып барыла. Дәүләтнең төрле программалары булышлыгында күп кенә гаиләләр яңа фатирга, шәхси йортларга күченә.

Шушы көннәрдә Аккүл Бигәнәй авылында яшәүче Исмегөл һәм Марат Мәүлетовлар да уңайлы йортка тиенде. Абыйлы-сеңелле Мәү­летовлар – икесе дә 2нче төркем инвалид. Исмегөл Даун синдромлы, бик ачык күңелле, самими. Илле яшьне тутырса да, үз яшен һич кенә дә биреп булмый үзенә. Маратка 64 яшь. Саулыгында тайпылышлар булса да, колхозда терлек симертүдә эшләгән. Үз хуҗалыкларында да күпләп мал-туар асрап яшиләр.

 –Күп санда тавык-чеби үстерәләр, 15 баш сарык малы бар. Әни исән-сау чагында икешәр сыер, бишәр баш бозау да асрадылар. Документлар артыннан йөри башлаганда йортлы булырбыз дип уйламаган идек, шулай да йөреп карадык. Район җитәкчелеге ярдәме, төзүчеләр тырышлыгы белән туганнарым йортлы булды, рәхмәттән башка сүз юк, – ди бертуганнары Зөмәрә ханым Мәгъсумова. Яңа, матур, уңайлы йортка күченүләренә сөенеп туя алмый.

 –Сугышта катнашкан әтиегезнең соңгы бүләге бу сезгә, кадерләп, сак­лап яшәгез. Җитешеп бетмәгән яклары булса, гарантия бар, мөрәҗәгать итә аласыз, – дип яңа нигез белән котлады район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов аларның шатлыгын уртаклашып...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев