Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Түләүләр хезмәте камилләшә

7-9 апрельдә Казанда 56 төрле һөнәр буенча "Яшь профессионаллар» WorldSkills ачык төбәк чемпионаты узачак.

Чемпионатта 454 конкурсант катнашачак. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта мәгариф һәм фән министры урынбасары Тимерхан Алишев җиткерде. Барлык һөнәрләр төзелеш, сәнәгать, IT, хезмәт күрсәтү өлкәсе, җәмәгать транспортында эш, иҗат һәм дизайн кебек алты эре блокка бүленеп башкарыла. Шулай ук чемпионатта 10-17 яшьлек юниорлар, укучылар да көч сынашачак. «Теләге булганнар 7-9 апрельдә «Казан ярминкәсе»нә килә ала, әлеге һөнәрләр бәйрәмен үз күзләрең белән күрү тагын да яхшырак", - диде Тимерхан Алишев.

Брифингның икенче өлешендә мәгъ­лүматлаштыру һәм элемтә минист­ры Роман Шәйхетдинов дәүләт һәм муниципаль хезмәт порталының «ав­тотүләүләр» сервисының уңай­лылыгы турында сөйләде. Торак-коммуналь хезмәтләр, ЮХИДИ штрафлары буенча билгеләнгән сумманың шәхси кабинетка беркетелгән банк картасыннан автоматик рәвештә сал­дырылуын билгеләп үтте. 2015 елда әлеге портал аша 5994898 түләү теркәлгән. Түләүләр суммасы алдагы ел белән чагыштырганда 114 процентка арткан. Барлыгы 1564945 шәхси кабинет ачылган.

Министр үзе дә әлеге сервистан файдалана башлаган. «Бу бик уңайлы. 1 мең акча автоматик рәвештә салдырыла. Әгәр түләү әлеге суммадан ар­та икән, мин бу сумманы түләргә әзерме-юкмы икәнлеген сорап миңа смс хәбәр килә. Элегрәк портал ярдәмендә төрле хезмәтләрдән файдаланган өчен өйдән чыкмыйча гына түләү мөмкин булса, инде система тагын да камилләште: хәзер торак-коммуналь хезмәтләр өчен яки штрафларны вакытында түләп бару мәшәкате дә юк, «автотүләү» шуңа көйләнгән», - дип билгеләп үтте министр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев