Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ТӘНГӘ СИХӘТ, ҖАНГА ШИФА БИРҮЧЕ

«Беркем дә авыртмасын, һәркем исән-сау булсын!» Сатыш авылы фельдшер-акушерлык пункты мөдире Эльмира Зарипова һәр төнгә шундый теләк белән керә. Ә ул фельдшер булып эшләгән 27 ел эчендә төннәрнең тыныч, имин генә узганнары да, гомере кыл өстендә калган авыруларга беренче ярдәм күрсәтеп үткәргәннәре дә күп була. Авыру иртә кичкә карамый, шуңа да аның өчен бәйрәм дә, ял да, көн дә, төн дә юк. Хезмәтендә педиатр да, хирург та, гинеколог та, күз табибы да, психолог та булырга туры килә.

Эльмира Зарипова  халык саны буенча зур   участокларның берсе – 703 кеше яшәгән Сатыш һәм Чәбки-Саба  авылларына медицина ярдәме күрсәтә. Көндәлек медицина ярдәменә мохтаҗлар янына барудан тыш, яңа туган сабыйларны, патронаждагы яшь  әниләрне, диспансерлаштыру үтәргә тиешле кешеләрне барларга,   прививка ясау срокларын үтәргә, авырулар тарихы дәфтәрләренә барын да төгәл һәм үзвакытында теркәп барырга кирәк. Авылның демография хәлендә дә  фельдшерның роле зур.  Гаиләне планлаштыру, бала санын арттыру буенча төрле әңгәмәләр, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча чаралар уздыру – һәрберсе фельдшерның көндәлек эшләре. Шунысы куанычлы,  соңгы елларда авылда  балалар туу арта. Быел  Сатыш авылында 10 сабый дөньяга килгән, тагын биш әни бәби көтә.  «Хәзер эшләр өчен бөтен мөмкинлекләр бар. 2014 елдан кешеләрне  барлык уңайлылыклары булган, якты, матур бинада кабул итәм. Моңарчы медпункт икенче катта урнашкан  булгач, өлкән кешеләр, бигрәк тә авырулар өчен кыенрак иде. Авырулар мине  беренче каттан ук кычкырып дәшеп төшерәләр иде. Бу бинага бөтен авыл халкы сөенде», – ди Эльмира Зарипова. Авыл халкы бинаның матурлыгына бер куанса,  аннан да бигрәк, ` һәркем өчен ачык йөзле,    мәрхәмәтле,   үз эшенең остасы булган  фельдшердан уңуларына сөенеп бетә алмыйлар...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X