Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Туган тел – рухи байлык

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика хакимияте тарафыннан Татарстанда яшәүче 115 төрле милләт халкының теленә хөрмәт формалаштыру сәясәте алып барыла.

Нәкъ менә шушы максатларны күздә тотып Туган тел көне уздырыла.
26 апрель - Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә республикабызда тагын бер зур әһәмияткә ия чара - Туган тел көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле даталарның бер үк көнгә туры килүе аерым мәгънәгә ия. Тел - кешеләрнең аралашу чарасы гына түгел, бер милләт кешеләрен берләштереп, бербөтен итеп туплаучы төп корал ул. Татар теле дөньядагы иң дәрәҗәле 14 телнең берсе. Татар телен белгән кеше 30дан артык төрки халык белән җиңел аралаша һәм аңлаша ала.
Төбәгебез саф татар районы, 31 меңнән артык халкының 96 процентын татар милләте вәкилләре тәшкил итә. Азчылыкны биләгән башка милләт халкы (нигездә руслар) белән үзара дус, тату мөнәсәбәттә яши. Әлеге җирлектә яшәгән халыкларның үзара ярашып, иминчелекне тәэмин итеп яшәве- һәркемнең уртак максаты. Районыбызда халкыбызның мәдәниятен, борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, бәяләп бетергесез хәзинәсен тагын да баету юнәлешендә максатчан эш алып барыла. Шул ук вакытта башка халыкларның милли йолаларына да зур хөрмәт белән карала.
Туган телебезне, аның милли аһәңнәрен саклауда, яшь буында туган телгә мәхәббәт тәрбияләүдә китапханәләрнең роле зур. Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе телебезне саклау буенча мәгълүм эш алып бара. Шундый гамьле чараларның берсе 22 апрельдә Туган тел көне уңаеннан "Түгәрәк өстәл" тәртибендә оештырылды. Әлеге чарага "Сөембикә" һәм "Өлкәннәр" клубы, иң күп китап укучылар чакырылып, туган телгә кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алыштылар. Китапханә директоры Гөлсем Батырханова билгеләп үткәнчә, балаларда яшьтән китапка мәхәббәт тәрбияләү телебезне саклауда мөһим бер баскыч булып тора. Китапханәдә балаларны бирегә тарту өчен мөмкинлекләр җитәрлек - күпсанлы махсус әдәбияттан тыш, балалар өчен утыздан артык исемдәге газета-журнал яздырыла. Туган телебезнең асылын, милли бизәкләрен әдәбиятыбызның нигезен тәшкил иткән классикларыбыз иҗатыннан башка күзаллаү мөмкин түгел. 31 ел китапханәче булып эшләүче Гөлсинә Галләмова әйтүенчә, өлкәннәр китапханәсендә барлыгы 45 мең китап исәпләнә, шуның 10меңе - татарча. Соңгы вакытта Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" әсәре буенча фильм төшерелү китапка икенче сулыш өргән - ул иң еш укылган китаплар исемлегенә кергән. Китапханәнең тугры дусты Нурислам Насыйбуллин да милләтебезне, телебезне саклап калуда иң беренче аның әдәбиятын тирән белергә кирәклегенә басым ясады. "Кемгә ничектер, миңа соңгы вакытта китапка мәхәббәт кимеде шикелле. Яшьләр күбрәк электрон китапларга, социаль челтәргә тартыла. Һәркем өчен дә мәгълүмат ташкын булып килә. Тик тәрбияви, тормышчан, күңелгә үтеп керерлек әсәрләрне укучы кайсы чорда да кулдан-кулга йөртеп укый. Якташ язучыбыз Тәлгат Нәҗмиевнең чынбарлыкка нигезләнеп, юмор белән сугарылган китаплары зур кызыксыну уята." "Сөембикә" клубы әгъзасы, иң күп татарча китап укучыларның берсе Рәкыя Таһирова да китап белән бәйләнеше нык булган кешенең сөйләме матур, камил булуы белән аерылып торуы, язуының да төзеклегенә күптәннән игътибар итүен җиткерде. Зөфәр Әхмәтҗанов әтисенең калын-калын томнарны һәр көнне кич белән кычкырып укуын әле дә хәтер түрендә саклый, ул бик яхшы тәрбия чарасы булган, үзе дә гомер буе китаптан аерылмаган.
Район балалар китапханәсенең баш китапханәчесе Наилә Шәяхмәтова әйтүенчә, һәр елны ноябрь аенда «Дуслык» атналыгы уза. Атналык кысаларында "Без һәм башкалар" исеме астында толерантлык дәресләре үтеп, анда төрле милләт вәкилләренең әкиятләре, гореф-гадәтләре өйрәнелә. Бу чара шулай ук балаларда башка халыкларга карата хөрмәт, ихтирам уятуның нәтиҗәле бер алымы. Наилә Шәяхмәтова шулай ук биредәге күпьеллык тәҗрибәсеннән чыгып, китап белән хирыслыкның буыннар аша бирелүен, гаиләдә нәсел җебе аша күчеп баруын билгеләп үтте. Әти-әнисе китапханәне яраткан бала әлеге бина яныннан тыныч кына узып китә алмый. Сабыйлар да, өлкәннәр дә туган телебез белән горурланып киләчәккә атлаганда бөек Тукай телебез рухи байлык булып күңелебез түрендә яшәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев