Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Тукай көне – шигырь бәйрәме

Халкыбызның  бөек шагыйре Габдулла  Тукай  туган көн  чын мәгънәсендә бәйрәмгә – шигърият тантанасына әйләнде. Күп  еллардан  бирле поэзия   сөючеләр 26  апрельне ашкынып   көтеп ала. Язы да шуннан  соң  гына табигатьтә хакимлек итә башлый.

Тукайның никадәр кадерле булуын әйтеп бирерлек сүзләр юктыр, мөгаен. Аның шигъриятендә халкыбызның җаны-рухы чагыла, ә милләт рухы, мәгълүм булганча, беркайчан да үлми һәм бизмәннәрдә үлчәнми. Апрель ае – Тукай ае, диләр. Чынлап та, бу айда Тукай туа һәм нибары 27 ел яшәп, дөньядан китеп бара. Бөек шагыйрьне искә алып мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният учакларында бик күп шигырь бәйрәмнәре уздырыла, аның иҗатына багышлап бәйгеләр оештырыла, каләм осталары шигырьләр иҗат итәләр.  Тукайны нәниләр дә,  апа-абыйлар да ярата. Аның иҗаты – үлемсез. Бу хакта  бүгенге  сәхәфәбездәге  шигырьләр  дә  сөйли.

Умырзая гомере

Кабат килде язлар,

Кайта киек казлар

Сәлам биреп таныш кырларга...

Тургай канат җилпи,

Сайрый-сайрый бии,

Моңы күчә  безнең  җырларга.

Бөре төртә таллар,

Тулып ага ярлар,

Яз шатлыгын тоя күңелләр...

Кояш көлеп тора,

Кошлар оя кора,

Шытып чыга тәүге үләннәр.

Кар-челтәрне ачып,

Гүя тәпи басып,

Баш калкыта гүзәл бер чәчәк.

Йөрәк серен көйли,

Әле берни белми,

Нинди булыр аның киләчәк?!

Нәни Тукайны да

Шул  умырзаяга

Охшатам мин, дуслар,

            белмим, ник?

Кыска гомер юлы

Моң-сагышка тулы...

Тәкъдир  шулай үзе куйган чик.

Умырзая өчен

Карлы дөнья – бишек,

Купшы гөлләр моны аңлармы?

Түзеп салкыннарга,

Күмә ялкыннарга

Умырзая язгы җиһанны!

Җылы бишекләрдән -

Бозлы ишекләргә...

Сукмакларың, Тукай,  шул булган.

Күз яшьләрен  йотып,

Кулга каләм тотып,

“Милләтем”, дип тагын кем туган?!

Умырзая сыман

Яшәү сиңа язган,

“ Туры”  Тукай , фани дөньяда.

Бәхет кошын тотып,

Баш очыңа басып,

Газиз әнкәң генә   сызлана.

Тыныч булсын җаны –

Килде Тукай язы!

Шагыйрь  исемен  еллар кабатлар...

Булса да тик гомере

Умырзая кебек:

“Тукай – мәңге!”– дияр һәр татар.

Сөмбелә Ибраһимова.

 

Әллә җилләр ярсу...

Никтер бүген тәрәзәдә күзем...

Әллә урам моңсу, әллә үзем...

Карлар да бит әле эремәгән,

Ә кыш  инде  гүя  җуйган йөзен...

 

Көзен өзелмичә калган яфрак,

Җилдә сыкрый, тәрәзәмә тиеп...

Әллә пышылдыймы ачы җилгә:

«Яз килгәнне көтеп яшим!»-                  диеп?

 

Никтер бүген тәрәзәдә күзем...

Әллә җилләр моңсу, әллә үзем...

Кар аклыгын җуя язган инде-

Кыш әзерли саубуллашу сүзен...

 

Саубуллашу сүзе буран булып,

Яңа карлар булып, җиргә ятар...

Моңсу күңелемә шатлык

            өстәп,

Тәрәзәмдә яран гөлем атар...

 

Әллә кышлар моңсу, әллә үзем,

Әллә җилләр ярсу, әллә үзем...

Язны көтәм, куып гомер көзен...

Тәрәзәдә бүген ике күзем...

                   Әлфинур  Вафина.

 

 

Тукай әкиятләре өйрәтте

Тукай абый әкиятләрен

Нәни чактан өйрәндем.

“Туган тел”не, “Карлыгач”ны

Бакчада ук көйләдем.

Тукай әкиятләре белән

Тел дөньясына кердем.

Туган телем - иң татлы тел,

Кирәк икәнен белдем.

 

“Шүрәле”сен ерак әби

Сергә төреп укыды.

Урманнарда  ялгыз

            йөрмә,

Белеп тор, улым, - диде,.

 

Шүрәленең озын

            бармак,

Төшләргә бик еш керде.

Саклык кирәге һәркемгә

Канга да иртә сеңде.

 

“Су анасы”н абый белән

Бакчада ук өйрәндек.

Әнинең агач тарагын

Тотып әкият сөйләдек.

 

Шуңа безнең балачак та

Әкиятләргә уралган.

Күңел дөньясына алар

Кечкенәдән юл алган.

 

“Туган тел”не сеңлем җырлый,

Мин дә аңа кушылам.

Сәхнәләрдә дә җырларбыз,

Сез дә тыңларсыз дип

            торам.

 

И сабыйлар, диеп дәшкән,

Безне эшкә өндәгән.

Эш агачының җимешен

Татытырга теләгән.

 

Тукай әкиятләре аша

Зур дөньяга юл алам.

Өйрәнсен һәркем яратып,

Изге теләктә калам.

Газиз Зарипов,

Мичән төп мәктәбе укучысы.

 

Тораланым

Ямьле язлар –  1 Май җиткәч,

Бара идек Тораланга, урманга.

Нинди генә уен уйнамадык,

Рәхәтләндек биеп-җырлап та.

 

Рәшитебез гармун уйный иде,

Риясыз һәм ихлас барыбыз.

Үсмер чорлар, саф күңелле

            чаклар,

Сөю бөреләнгән чагыбыз.

 

Аланыңда ап-ак умырзая,

Шытып чыга иртә язларда.

Иркәләнеп кояш

            нурларына

Өзмәгезче, диеп ялвара.

 

Нәзакәтле  кояш чәчкәләре

Чыга иде аңа янәшә.

Әйтерсең лә умырзая --

            кәләш,

Ә тегесе  аны ярәшә.

 

Көне буе күңел ача идек,

Шунда бөтен авыл баласы.

Чәйләр, йомыркалар алып

            килеп,

Тамак ачса, ашап аласың.

 

Күпме  җиләк җыйдык

            аланыңнан,

Була иде бик күп чикләвек.

Тораланы, танырсыңмы икән

Җыйнаулашып сиңа бер килсәк?

Галя Сабирова,

Саба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев