Төзегәннең киләчәге якты
Халык хуҗалыгының бик тә мөһим өлкәсе - төзелеш тармагы хезмәтчәннәре августның икенче якшәмбесендә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу көн Россиядә федераль дәрәҗәдәге бәйрәм булып санала. Шушы уңайдан төзүчеләрнең күркәм эшләре, районда барган төзелешләр турында газета хәбәрчесенә Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Мөбарәк улы Гасыймов сөйләде. -Районыбызда республика программалары...
Халык хуҗалыгының бик тә мөһим өлкәсе - төзелеш тармагы хезмәтчәннәре августның икенче якшәмбесендә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу көн Россиядә федераль дәрәҗәдәге бәйрәм булып санала. Шушы уңайдан төзүчеләрнең күркәм эшләре, районда барган төзелешләр турында газета хәбәрчесенә Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Равил Мөбарәк улы Гасыймов сөйләде.
-Районыбызда республика программалары һәм муниципаль ихтыяҗлар нигезендә ел саен зур күләмле төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре алып барыла. Бу өлкәдә мөһим бурычларны тормышка ашыруга 30дан артык подряд оешмасы җәлеп ителгән. Тармакта 1500гә якын кеше эшли һәм моны алдынгы технологияләргә, һөнәри осталыкка таянучы зур көч дияр идем. Аларның башкарган күркәм эшләре безне инде төзелгән объектларны файдалануга бирү тантаналарына да якынлаштыра. Шушы көннәрдә иң элек сабалыларны яңа фатир ачкычлары тапшырып куандыра алачакбыз. Сабада 27 фатирлы йорт хуҗаларын көтә, Шәмәрдәндә 12 фатирлысына нигез салынды һәм ел ахырына кадәр подрядчы оешма аны да төзеп бетерергә ышандыра. Районда 18 мең квадрат метр торак төзүне планлаштырабыз, республика программасы үтәләчәк. Кирәкле һөнәр кешеләрен чакыру мөмкинлеге булдыру максатында йортлар арендага бирү өчен дә төзелә. Әйтик, Саба районына белгеч кайта икән, яңа программа аны яшәү урыны белән тәэмин итүне күздә тота. Шул максаттан һәр авыл җирлегендә 72шәр квадрат метрлы кимендә 2шәр, хәтта 3әр йорт салыначак. (Дәвамы газетабызның 11 август санында)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев