Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Укытучылык җанына уелган

Укытучы булып туарга кирәк! Югары уку йортларында алынган төпле белем, ныклы әзерлек алу өстенә, тумыштан укытучылык сыйфатлары синең калебеңә салынган булуы шарт. Укучыларның яраткан укытучысы булуның һәм уңышларның сере менә шундадыр.

Саба гимназиясенең тәрбия эшләре  буенча директор урынбасары Лариса Шәмсетдинованың хезмәттә ирешкән уңышларында тумыштан укытучы булу белән бергә,  көчле характерлы, энергияле, оештыру осталыгы, таләпчән булуы да зур этәргеч бирә, минемчә. Ул башкарган вазифада башкача булмый да кебек.  Укытучы алдына бүген укучыларга төпле белем белән бергә, ныклы тәрбия бирү  бурычы да куела.  Үзе укыткан тарих фәненә мәхәббәт уяту белән бергә, Лариса Икрам кызы  өчен  дә  әдәп-әхлак кагыйдәләрен югары йөртүче, тәртипле укучылар тәрбияләү  иң үзәктә тора.   Директор урынбасарының башына мең төрле идея,  яңадан яңа проектлар, төрле чаралар оештыру, республикакүләм ярышларга әзерлек турында  кайгырту дисеңме, кыскасы, тулаем укыту-тәрбия процессы сыйган. Укучыларны төрле бәйгеләргә әзерләү белән бергә, үзенең һөнәри  осталыгы сыналган конкурсларда да  катнашып,  нык әзерлекле педагог, оста оештыручы  итеп таныта. Мәсәлән,  узган уку елында   «Ел укытучысы» бәйгесенең зона ярышында  2нче урынны һәм тәрбия эшләре буенча директор  урынбасарлары өчен  «Мәгариф өлкәсендә иң яхшы җитәкче» конкурсының республика этабында лауреат исемен яулап, грантка ия булды.  Без быел да  нәкъ шушы конкурсның муниципаль этабында «Иҗадый осталык» номинациясендә җиңү яулаган көннәрдә аралаштык. Быел ул республика  этабына әзерләнүдән  азат,  чөнки конкурс  нигезләмәсе буенча грант алып, өч елдан соң гына кабат республика турында катнаша алачак. Шунысы игътибарга лаек, Лариса Икрам кызы җитәкчелегендә узган  һәр чарада   иҗадый осталык белән бергә, музыкаль бизәлешнең югары дәрәҗәдә булуы күзгә ташлана.  Ә аның сере гади –   педагогия институтының  музыка факультетын тәмамлаган кеше буларак,   югары   музыкаль белем булу  башкарган хезмәтендә нык ярдәм итә..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев