Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Урманда башсыз мәет тапканнар

Татарстанның Төрнәс авылы янындагы урманда ярты ел элек гөмбә җыярга дип чыгып киткән ир-ат мәете тапканнар.

Мәетне 10 май көнне урманга гөмбә җыярга килүчеләр табып ала һәм полициягә хәбәр итә. Полиция хезмәткәрләре мәетнең 2021 елның октябрь азагында югалган ир-ат - 46 яшьлек Вячеслав Б. икәнен ачыклый. Туганнары сүзләренчә, ир-ат 2021 елның 31 октябрендә исерек килеш гөмбә җыярга чыгып китә. Ул эпилепсия чире белән авырган һәм алкоголь кулланган, шулар аркасында еш кына үзен белештерми торган булган. Ир-атны кием-салым һәм әйберләре буенча таныйлар. Мәетнең башы юк, ә тәнендә теш эзләре күренә. Тикшерүчеләр ирнең башын еркыткыч хайваннар өзгән, дип фаразлый. Билгеле булганча, һәлак булган ир-ат беренче Чечня кампаниясе ветераны булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев