Урта Нырты авылында Сәрия Хафизованың “Хискә уралган гомер” дип исемләнгән иҗат кичәсе узды [+фото]
Бүген кешене шаккаттыру җиңел түгел. Ул өеннән чыкмый гына интернет аша теләгән музейга сәфәр кыла, җанына хуш килгән спектакль-концертны карый.
Шуңа күрә Саба мәдәният бүлеге коллективы хезмәт ияләрен клубка тарту, аларның ялын күңелле итеп үткәрүнең яна ысулларын эзләргә мәҗбүр. Төрле һөнәр ияләренең портрет, ижат кичәләрен үткәрү шуларның бер төре. Тулы залларны җыя торган бу чаралар, "Саба чишмәләре" иҗат берләшмәсе көче белән, районыбызның күп кенә авылларында үтте инде. Гади хезмәт иясен зурлау, аларга кадер-хөрмәт күрсәтү - бу кичәләрнең төп максаты. Алып баручы әйтүенчә: бу бер кешене түгел, залда утыручы өлкән яшьтәге барлык кешеләрне олылау, куйган хезмәтләре өчен рәхмәт җиткерү. Һәрбер кичәнең район башлыгының Рәхмәт сүзләре язылган котлавы белән башлануы шул турыда сөйли. Кеше никадәр сәләтле, шул кадәр үк тыйнак та. Аларны бу кичәне үткәрергә ризалату да күп тырышлык сорый.
3 июньдә Урта Нырты авылында барлык гомерен мәдәнияткә багышлаган Сәрия Хафизованың "Хискә уралган гомер" дип исемләнгән иҗат кичәсе узды. Гадилек, эчкерсезлек белән сугарылган кичәдә район башлыгының Рәхмәт белдерүе, мәдәният бүлеге, урман хуҗалыгы, Мишә һәм Олы Нырты авыл җирлекләре, дуслары-туганнары тарафыннан юбилярга матур теләкләр яңгырады. Юбиляр Сәрия Хафизова сүзләренә якташ композиторларыбыз Рәйсә Имамиева, Наил Кадыйров тарафыннан язылган "Пар чиләкләр", "Чиратнай", "Язлы Арташым", "Яшьлек туе", "Кайтып киләм яшьлек языма" җырларын Айдар Хантимиров, Хәниф Тимербаев, Венера Хуҗина, Ильмира Фәттахова, Рәйсә Имамиева башкарып тамашачы тарафыннан җылы кабул ителделәр. "Саба чишмәләре" үзешчәннәре Зөлфия Зиннурова, Таифә Галимова, Фәйзелхак Гарипов, Мөдәрис Якупов, Мирзаян Хәбиров, Таһир Исмәгыйлев чыгышлары да бәйрәмне баетып, ямь өстәделәр.
Хәниф Тимербаев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев