Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Уяулык һәрчак сорала

Ут - бик аяусыз һәм явыз нәрсә. Аның коточкычлыгы шунда ки, янгында мал-мөлкәт кенә түгел, еш кына кешеләр дә янып һәлак була.

Бурдан кала, уттан юк, диләр шул. 2011-2012 елгы көзге-кышкы чорында республикабызда 1714 янгын очрагы теркәлеп, аларда 144 кешенең гомере өзелде, 127 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Янгын чыгуның төп сәбәпләре - ут белән саксыз эш итү (592 очрак), электр чыбыкларының төзексезлеге һәм приборлар белән саксыз эш итү (333 очрак).

Безнең районда да көзге-кышкы чорда 13 янгын очрагы теркәлеп, турыдан-туры килгән 915570 сум тәшкил итте. Кызганычка каршы, корбаннар да бар. Быел янгында бер кеше үлде, тагын берсе пешүдән алган җәрәхәтләреннән вафат булды. Районыбызның шәһәр тибындагы Байлар Сабасы бистәсендә, Шә­мәр­дәндә, Сабабаш, Алан-Елга авылларында булган янгыннар ут белән саксыз эш итү аркасында (5 очрак) килеп чыкты. Ягу мичләренең төзексезлеге дә күңелсезлекләргә ки­те­­рә. Дүрт янгын (Иске Мичән, Олы Кибәче авылларында, шулай ук Сабада һәм Шәмәрдәндә) шул сәбәпле килеп чыкты һәм милек хуҗаларына зур зыян китерде. Кышкы чорда ремонтланмаган мичләргә ягу нәтиҗәсендә бәхетсезлек очраклары тагын кабатланырга мөмкин. Шуңа күрә көчле салкыннар башланганчы аларны төзек­ләндерү мөһим.

Тузган электр чыбыкларының вакытында алыштырылмавы, электр приборлары белән саксыз эш итү дә янгыннарга китерә. Быел Шәмәрдәндә, Сабада, Татар Икшермәсендә шушы мәсьәләгә игътибар бирелмәве аркасында булган күңелсез очраклар - шуның аяныч мисалы.

И.Хуҗин,

Саба районы янгын күзәтчелеге дознавателе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X