Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа ел дип янгын куркынычсызлыгы турында онытма

Яңа ел якынлашып килгәндә, республикада янгыннар ешайды.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыггының Татарстан идарәсе Саба һәм Теләче районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хәбәр иткәнчә, 21 декабрьдә 00 сәгать 312 минутта "Глонасс-112" системасы аша Чүпрәле районының Матак авылында янгын чыгуы турында хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, бер катлы бүрәнә торак йортның 60 квадрат мәйданына 25 квадрат мәйдандагы каралтыларга таралган була. Алар тулысынча янып бетә. Сораштырулар күрсәткәнчә, әлеге йортта ир белән хатын, аларның 1996, 2000, 2008 елларда туган балалары яши. Янгын чыкканда өйдә 1968 һәм 1973 елгы ир белән хатын һәм аларның 2011 елгы туганнары була. Хәрабәләр арасында янгын сүндерүчеләр өч кешенең үле гәүдәсен табып ала. Тикшерү фаразлары буенча, кичә ир белән хатын олы улларының армиядән кайтуын билгеләп үткән. Аннары туганнарның һәм кунакларның бер өлеше клубка чыгып киткән. Ә хуҗалар йокларга яткан. Төн уртасында ир-ат төтен исе сизеп алган, кулына 7 яшьлек улын алып, аны тәрәзә аша урамга ыргыткан. Аннары икенче бала артыннан кергән. Әмма аңын югалтып егылган. Янгын көнкүреш электр приборларын куллану кагыйдәләре яки электр жиһазын монтажлау таләбе үтәлмәүдән чыккан дип фаразлана.

Янгында мал-мөлкәт югалу бер нәрсә, кеше үлемен бернинди бизмәннәргә дә салып үлчәп булмый. Хөрмәтле райондашлар! Алда безне бәйрәм яллары көтә. Бер-берегезгә, якыннарыгызга игътибарлы була күрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев