Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яңа елга – Әкият иленнән

Яңа ел исе килә… Урамнарда, йортларда, биналарда чыршылар бизәлде, аларның сихри утлары күңелне әкияти дөньяга алып китә, аяк астындагы карларның җемелдәве, үзенчә көйләп шыгырдавы… кыскасы, җиһан Яңа ел рухы белән яши.

Урамнардагы җемелдәп янган төрле-төсле утлар, бизәлгән чыршылар, Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары сыннары - болар һәммәсе дә күңелдә кабатланмас Яңа ел рухын тудыра. Быел да Сабаның бизәлеше, бәйрәм чаралары һәркемнең күңеленә хуш килерлек. Һәр оешма-учреждение диярлек мөмкинлеге булганча тырышкан. Саба аграр көллиятендә, мәсәлән, уртача 18-19 студентны берләштергән 17 төркем берәр композиция ясауга алынган. Ниләр килеп чыкканын сурәтләү өчен ярты гәҗит бите кирәк. Саба көнбатыштан керүчеләрне менә шундый манзара каршылый. Төп юнәлеш - универсиада. Футбол кырындагы таблода Россиянең Италия белән 0:0 исәбенә уйнаячагы фаразлана. Сыннарны кар чиатртып йөргән 297нче төркем студентларыннан: "Эшләгәндә туңдыгызмы соң?"- дип сорадык. "Туңдык инде",- диләр егетләр. Әмма сынатмаганнар. Сыннар зурлыгы белән таң калдыра. "Бернинди кран-вышкалар кулланылмады, гади баскычлар ярдәмендә эшләделәр",- диде директор урынбасары Альберт Гүзәлов.

"Татавтодор"ның Саба филиалы юл төзүчеләре дә биләмәләре каршын бик матур бизәгәннәр. Әкият бакчасында 20ләп кар сыны, балаларга шуарга Саба үзәгендә күптармаклы предприятие эшчеләре ясаганыннан кайтыш булмаган таулары бар. "Ике атналап эшләдек, минимум 2нчее урыннан төшмәү максатын куйдык. Егетләр барысы да тырышты, кызыксындыру да бик көчле иде. Әкият геройларының йөзен рәссам Расих һәм Рафил Алтынбаевлар тудырды",- территорияне бизәүдә төп оештыручыларның берсе Азат Вахитов.

"Сабагаз" идарәсе коллективы тудырган әкият мәйданына быел да Яңа ел кичендә фотога төшәргә килүчеләр күп булырга охшаган. Биредә эшләүчеләр быел соклангыч манзара тудыруда фантазияләрен тагын да баетканнар. Әйтик, "Шалкан" әкиятен тасвирлаган күренеш - фотосессия өчен менә дигән фон. Бабай, әби, кыз, эт, мәче сыннары салкын боздан ясалса да, һәр сыр-бизәкне төшерү өчен күпме күңел җылысы салынган.

"Бәләкәч" балалар бакчасы ишек алдындагы сыннар күплеге белән хәйран калдырды. "Йөздән артык бугай",- диделәр тәрбиячеләр. Әкият геройлары аллеясе буйлап бакчага үткән нәниләр кичергән хисләрне аңлау өчен балачакка кайтырга кирәк. Сабыйларның мондый кичерешле көннәре күбрәк булсын иде. Әйтик, нигә тәрбиячеләр куйган хезмәтне кыш беткәнче сакламаска!

Нәниләр күңеле дә шуны тели.

Ф.Мэулетов.

Н.Дэулэтов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев