Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Явлаштау авылында яшәүче Масфура Галимҗанова үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады

Бу көннәрдә Явлаштау авылында яшәүче Масфура Галимҗанова үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады. Масфура апа үзенең бөтен гомерен балаларга белем бирүгә багышлый.

36 ел хезмәт стажы белән 1977 елда лаеклы ялга чыга. Ире Касыйм белән җиде бала тәрбияләп үстерәләр. Өч балаларын югалту хәсрәтен дә кичерәләр. Лаеклы ялда булса да, Масфура апа актив тормыш алып бара. Мәктәптә узган барлык очрашу чараларында катнаша, бүгенге көндә дә дини, әдәби китаплар укырга ярата. Оныкларын тәрбияләргә булыша, акыллы киңәшләр, нәсыйхәтләрен бирә. Әбекәйнең ачык зиһененә, хәтеренә күзләр генә тимәсен. Бүгенге көндә кызы Вәсилә, оныгы Ренат гаиләсе тәрбиясендә имин, бәхетле картлык кичерә. Масфура апаның 17 оныгы, 27 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев