Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җәйге каникул вакытларында 670тән артык яшүсмерне эшкә урнаштыру күздә тотыла

Кичә район башлыгы Рәис Миңнеханов башкарма комитетның бүлек начальник­лары, оешма-предприятие, хуҗалыклар, уч­реждениеләр җитәкчеләре, эшмәкәрләр кат­нашында балаларның җәйге шөгылен оештыру кампаниясенә багышланган киңәшмә үткәрде.

2017 елда Саба муниципаль районында яшүсмерләрне вакытлыча хезмәткә тарту буенча "Укудан буш вакытта 14-18 яшьлек үсмерләрнең вакытлыча эшләвен оештыру" программасы тормышка ашырыла. Программа командасына җирле үзидарә органнары, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, мәгариф идарәсе, шулай ук район предприятиеләре вәкилләре керә. Аның кысаларында 670тән артык яшүсмерне эшкә урнаштыру күздә тотыла. Укучылар каникулда мәктәп, предприятие территорияләрен тәртипкә китерү, ремонт-төзекләндерү һәм яшелләндерүдә катнаша алачак. Үзәк аша эшләүче укучыларның банкта ачылган счетларына 1700 сум күчереләчәк, моннан тыш оешмалар эш хакы да түли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев