Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ышанасы килә ...ялганга

Биатлонны исәпкә кертмәгәндә, аяк бөкләп утырып телевизор караган юк-югын. Әрәмгә вакыт уздыру өчен бит ул "зәңгәр экран". Тыңлый башласаң, яңа-лыкларда ялган кушып сөйлиләр. Ә сериаллар кешене тормыш чынбарлыгыннан аерып ала, хыял дөньясына күчкән телетамашачының табигый иҗади механизмын туктата. Шулай итеп, үз дөньясы оныттырылган кеше чит образлар йогынтысы астында кала.

Шулай да кайвакыт туганнарыңда яисә таныш-белешләреңдә кунак-мазарда булганда аларга хөрмәт йөзеннән телевизор караудан башка чара калмый. Беркөнне ТВ-3 каналыннан Вольф Мессинг турында фильм күрсәттеләр. Мистика характерындагы тапшыруларга махсуслашкан канал әлеге сериалны бик дөрес сайлап алган. Ләкин ничек кенә шоу ясамасыннар, Мессинг шөһрәте махсус рәвештә нык күпертелгән экстрасенс кына, шуннан артык беркем дә түгел. Аның турында җитмешенче елларда, без әле мәктәптә укыганда үзе дә исе китеп физкультура укытучыбыз Рәфкать абыйның сөйләгәне һаман да истә. Шулай булмый ни, үзенең уе белән нимесләрнең барысын да бер камерага җыелырга мәҗбүр итеп, төр-мәдән чыгып кача алган кеше без - 12-13 яшьлек малайлар өчен чын мәгънәсендә могҗиза булып тоелган иде. "Сугыш башлангач, Мессингтан Германия җиңәчәкме дип сораганнар, ул фашистларның һич-шиксез җиңеләчәген алдан әйткән", - дип тәмләп сөйләгән иде укытучыбыз. Үсә төшкәч белдем: бу - "Вольф Мессинг. О самом себе" дигән китаптан журналларда өзекләр бирелә башлаган вакыт булган икән. Әмма ул вакытта, мантыйкый фикер йөртеп, барысын да алдан күргәч, ник төрмәгә эләгүдән гомумән котылып кала алмаган соң ул дип уйларга укучы баланың башы каян җитсен!

ТВ-3 каналыннан барган сериалны карап утыруым Мессингның 1950 елда хоккей командасы һәлакәтен алдан әйтеп бирү күренеше күрсәтелгән вакытына туры килде. Экстрасенсны Сталин үзе кабул итте, әмма юлбашчы самолетта Свердловскига очарга тиешле хоккейчыларны, Мессингның ялваруына карамастан, поезд белән җибәрмәде. Ә чынбарлык ничек соң? Федераль иминлек хезмәте документларыннан "яшерен" грифы алынгач, монысы да билгеле булды. Чынбарлыкта Сталин дөньяда Мессинг дигән кеше барлыгын гомумән бел-мәгән дә. Федераль иминлек хезмәтенең үзәк архив материалларында да СССР юлбашчысының экстрасенсны кабул итүе турында документлар юклыгы хәзер күпләргә мәгълүм.

Ярар инде, урыс әйтмешли, черт с ним, сериал авторлары мавыктыргыч сюжет линиясе өчен шундый уйдырмага барсыннар да ди. Сталин да, бөек күрәзәче сүзен тыңлап, хоккейчыларны самолетта очырмый калсын ди. Менә шушы урында мантыйкый фикер йөртүче өчен чишелмәслек мәсьәлә туа. Алдан кисәтеп, хоккейчыларны ярышка очкыч белән түгел, ә поездда җибәргән очракта, Мессинг үзе кыен хәлдә калыр иде. Һәлакәт булмады бит, димәк, күрәзәче дөрес әйтмәгән һәм ул алдакчы исемен алачак. Гомумән, бу очракта бернинди күрәзәчелеккә урын калмаячак. Шуңа күрә "алдан күрүчәнлек дигән нәрсә дөрес әйбер" дигән ялганны безнең башка сеңдерү, безне шуңа ышандыру өчен Мессинг Сталинны кисәтте, ләкин анысы экстрасенс сүзләренә колак салмады дигән эчтәлектәге сериал эшлиләр. Ә чынлыкта буласы әйбер була инде ул, һәм аны берничек тә алдан белә алмыйсың.

Мондый каршылыклы вәзгыять борынгы грек мифологиясендә үк чагылыш тапкан. Трояның соңгы патшасы Приа-маның кызы Кассандра да алдан күрүчәнлек сәләтенә ия булган, имеш. Троя сугышы башлангач, Кассандра эченә грек сугышчылары яшеренгән зур агач атны шәһәргә кертмәүләрен үтенә, ләкин аны тыңламыйлар.

"Долго Троя в положении осадном

Оставалась неприступною твердыней,

Но троянцы не поверили Кассандре,

Троя, может быть, стояла б и поныне",

- дип җырлый В.Высоцкий.

Әгәр троялылар Кассандрага ышанган булсалар, шәһәр греклар кулына төшмәс иде. Ләкин бу очракта патша кызы ялганчы исеме алыр иде. Шуңа күрә патша кызын күтәрер өчен, ул дөресен әйткән булган дигән мифология язылган.

Борынгы Рим тарихыннан янә бер мисал. Цезарьның хатыны Кальпурния император үтереләчәк төндә төшендә ирен суйганнарын күрә. Иртәгесен иренә: "Форумга барма, анда сине үтерәчәкләр", - ди. Тик император хатын-кыз әкиятен тыңлый торган кешеме соң инде! Бара Цезарь форумга һәм Брут һәм Кассий тарафыннан үтерелә. Инде император форумга бармый калган вәзгыятьне күз алдына китерик. Әмма ул бу очракта әлеге адымы бе-лән үзенең генә түгел, Брут һәм Кассийның да язмышын үзгәртер иде. Алай гына да түгел, гомумән, Рим тарихы үзгәрер иде. Цезарь үлеменнән соң башланып киткән сугышта һәлак ителәчәк кешеләрне дә бүтән язмыш көтәчәк дигән сүз.

Шушы мисаллардан гына да күрәзәлек итүнең мантыйкый асылыннан мәхрүм гамәл икәнлеге яхшы ук аңлашыла. Без кайчан да булса бу якты дөньядан китә-чәгебезне, кыштан соң яз киләсен, һавага күтәрелгән очкычның билгеле вакытта җиргә төшәчәген беләбез. Ләкин шул "кайчан да булса" иртәгә үк булырга да мөмкин. Мисалга, кешенең авиаһәлакәттә үлү ихтималлыгы 1:200000гә тигез икән. Ләкин очышның 99нчымы яки 99999нчы тапкырымы синең өчен соңгысы булачагын бер генә күрәзәче дә төгәл әйтә алмаячак. Шуңа да карамастан, күрәзәчелек чәчәк ата. Әүлияләрнең дөрескә чыкмаган меңләгән күрәзәләре гафу ителә, ә рас килгән меңнән бере турында телдән телгә сөйлиләр, журналист халкы бу хакта, сенсация ясап, мәкалә яза. Чөнки могҗизага ышану канында булган адәм баласына бу хакта укуы кызык. Ялганга тизрәк ышанабыз, ягъни мәсәлән.

Җырчы Диана Гурцкаяның күрәзәле төш күргәннән соң, Мальдив утравына бармыйча калып, нәтиҗәдә үзенең һәм иренең үлемнән калуы тасвирланган мә-каләне укуы да кызык. Бу хакта бер журналист 2007 елда "Жизнь" газетасына язган булган. Кыскасы, Диана төшендә үз-ләре утырган очкычның мәтәлеп төшкән-леген күрә. Шулай да туганнары аны утрауга барырга күндерәләр. Әмма аэропортта рейс кичектерелә, җитмәсә, бизнес-класска алган билетлары да бутала. Боларны начарга юраган Диана ахыр чиктә Мальдив утравына очудан бөтенләй баш тарта. Иртәгесен алар ял итәргә тиешле җирдә теракт булганлыгы ачыклана. Бу вакыйга турында сенсацияле язма "Жизнь" газетасында "Гурцкая Мальдивка барудан баш тартып, үзенең һәм иренең тормышын коткарып калды" дигән баш астында дөнья күрә. Чынбарлыкта исә Гурцкая Мәскәүдәге аэропортта вакытта ук бу теракт турында хәбәр ТАСС каналлары буенча Русиягә килеп ирешкән була. Алар очу кичектерелмәгән очракта да Тимбукту шәһәрендәге шартлау корбаны булырга өлгермәсләр иде. Шулай итеп, юк-барга ышануы аркасында Гурцкая нинди мавыктыргыч сәяхәтне әрәм итә.

Әмма җырчыны барыбер дә аңларга кирәк, чөнки фараз-маразларга ышану күпмедер дәрәҗәдә барыбызның күңе-лендә дә яши. Менә үзем дә, быел Татарстанда кыш бик салкын булачак дигән сүзләргә ышанып, әлеге фасыл киеменең җылырагын сатып алган идем. Хәзер тирләп-пешеп йөрергә туры килә. Ник дисәң, урамда аномаль җылы кыш хөкем сөрә. Булып алыр инде ул анысы берничә көн салкыннар...

Ышанасы килә бит, психикабыз шулай куша, ахрысы.


http://tatyash.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев