Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

"Ышанасыңмы юкмы, алты бүре куды кичә. Көчкә күрше авыл кәнүшниенә кереп котылдым"

Миңа боларны сөйләүче апам да, язмада искә алынган абыйлар да, берсе дә хәзер исән түгел инде. Апамның, ничә еллар күкрәген тырнап торгандай авыр серен кемгә дә булса сөйләп җиңеләеп каласы килде, ахры. Балам, миннән ишеткәннәреңне бер кешегә дә сөйләмә дисә дә гыйбрәт булсын дип язарга булдым. Серен чишкән өчен апам...

Миңа боларны сөйләүче апам да, язмада искә алынган абыйлар да, берсе дә хәзер исән түгел инде. Апамның, ничә еллар күкрәген тырнап торгандай авыр серен кемгә дә булса сөйләп җиңеләеп каласы килде, ахры. Балам, миннән ишеткәннәреңне бер кешегә дә сөйләмә дисә дә гыйбрәт булсын дип язарга булдым. Серен чишкән өчен апам да, исемнәрен атамасам да, искә алынучы авылдашларым да, миңа рәнҗемәсеннәр. Язганнарым үлгән­нәрнең рухларына дога булып ирешсен. Ишеткәннәремне апамның үзеннән сөйләтергә булдым.

- Сугыш башланганда миңа 14 яшь тулмаган иде әле. Ул көннәрдәге мәхшәрне сөйләп кенә аңлата торган түгел. Абыйны беренче көннән үк сугышка алдылар. Бер ай үтмәде, әтине һәм аның кардәшләрән окоп казырга алып киттеләр. Авылда бала-чага, карт-коры һәм хатын-кызлар гына калды. Җиде класс белемең бар, дип мине бригадир итеп билгеләделәр. Ничәмә-ничә чакрым басу-болыннарны урап кайта идем. Өйгә кайткач туйганчы ашарга булса иде әле. Булган азык-төлек, кием-салым барысы да фронтка. Бер генә уч икмәк урлап тотылсаң да закон бик каты. Имчәк балаларын калдырып, утырып чыгучы аналар әз булмады ул елларда. Азаплана торгач, сугышның өченче елына кердек. Яраланып ирләр кайта башлады. Хатын-кызларга әле бераз булса да җиңеләйде. Тик ачлыкка гына чыдап булмый: халык шешенә, үлә. Бик күп авылдашларыбызны җирләдек. Минем дә өйдә әни, ике энем бар, ачтан үтерәсе килми бит! Әз-әзләп булса да ашлык алып кайтам инде өйгә.

Бервакыт сугыштан яраланып Закир абый кайтты. Аны басу сакчысы итеп куйдылар. Урак җитте. Өйгә кайтып әбәд ашагандай иттем дә, Коры елга ягындагы кырга киттем. Килеп җитәм дигәндә, ачыргаланып кычкырган хатын-кыз тавышын ишетеп, шул якка таба йөгердем. Тыным бетеп килеп җитсәм: Закир абый ат өстендә килеш минем дус кызымны чыбыркысы белән ярсый-ярсый кыйный. Елый-елый чыбыркысына барып асылындым. Аяк астында бераз ашлык чәчелгәнен күргәч, эшнең нидә икәнен аңладым. Закир абый атын чаптырып китеп барды, тик озакламый кире борылды. Шулчак аяк астымда ниндидер каты әйбер тойдым. Иелеп карасам кара тышлы, алтын хәрефләр белән язылган кенәгә ята. Уйлап-нитеп тормадым, өстенә бастым да тик торам. Закир абый ат өстеннән төшмичә генә нидер эзләде дә, усал караш ташлап, ачу белән атын куалап, урманга таба чаптырды. Ә мин дус кызыма да әйтеп тормадым, кенәгәне яшердем.

Ул көнне вакыт бик озак үтте. Исәбем кич клубка чыккач, кенәгәне сугыштан яраланып кайткан ике егеткә (абыемның дуслары, ышанычлылар) күрсәтү иде. Үзем генә ачып карарга да куркам. Егетләр, моны күргәч аптырашта калдылар. Беләсеңме, балам, ни иде ул? Чып-чын палач таныклыгы! Закир абые­быз Совет Армиясе сафларында сугышка китеп, фашистларда җәзалаучы булып хезмәт иткән икән. Алардан киткәч тә, бу кенәгәне юк итмәгән, түш кесәсендә кадерләп йөрткән! Ә егетләр киңәштеләр дә кенәгәне яндырдылар. "Без синең өчен куркабыз, әллә берәр җиргә китәсеңме? Шулай яхшырак булыр иде", - диделәр миңа. Көн артыннан көннәр узды, урак та тәмамланды. Кенәгә вакыйгасы да онытыла башлады. Бер көн шулай, аулак вакытны чамалап, бераз ашлык алдым да, урман буендагы умарталыкка кереп умартачы Хәлимә апа белән икебез генә белә торган агач куышына яшердем. Кич җиткәч, эңгер-меңгердә, туры сукмактан гына, умарталыкка киттем. Ашлыкны билемә бәйләдем дә, юлга таба атладым.

Кечкенә генә инеш аша чыгып, әз генә үр менгәч, туп-турыдан авылга чакрым ярым ара кала. Инешне чыккач карасам үр буйлап ниндидер хайваннар килә. Беренче уем, көтүдән аерылып калган сарыклар булса, якынрак килгәч күрдем, каршымда - бүреләр! Бер-ике генә дә түгел - алтау. Кайчандыр әтиемнең энесе белән сөйләшкәне исемә төште. Бүрегә очрасаң, курыкканыңны бел­дерәсе түгел, йөгерергә дә ярамый. Кая ул йөгерү? Атларлык та хәл юк. Тез буыннары калтырый. Ни булса шул инде дип, атлавымны дәвам иттем. Бүреләрнең берсе алдан, берсе арттан, ике яктан икешәрләп минем белән атлыйлар. И, озак та тоелды шул ара! Инде авылга таба төшә торган үргә дә җиттек, кайда гына тотып ашарлар икән дип барам. Шулчак сул ягымнан баручы ике бүре мине бәреп егып күрше авыл ягына чаптылар. Әз генә яттым да, мин дә тизрәк өйгә таба йөгердем. Гомерем бетмәгән икән әле дип, сөенеп, елый-елый йокларга яттым. Иртән нәрәдкә колхоз кәнсәләренә керим дип капка ачканда Закир абыйның ир-атларга сөйләгәнен ишетеп калдым: "Малай, ышанасыңмы юкмы, алты бүре куды кичә. Көчкә күрше авыл кәнүшниенә кереп котылдым". Йә, Раббым! Мине бүреләр үлемнән яисә төрмәдән коткарган икән бит!

Аннан ике-өч көн элек тагын бер вакыйга булган иде. Авылга сугыштан яраланып, югары чин белән погонлы бер егет кайтты. Яшькә миннән күпкә зур. Кайткан көнне үк мине озата килде. Үзен өнәп бетермәвемне күргәч, күкрәгемә пистолетын терәп: "Йә минеке буласың, йә мин сине атып үтерәм. Миңа берни булмый, заслугаларым күп, белермен ничек җавап тотарга", - ди. Яклаучым юк, бик курыктым. Каршы әйтми генә, ярар, дип өйгә кереп киттем. Әни белән энеләремә бәйнә-бәйнә сөйләдем. Бераз уйлап утыргач, әни персидәтел янына кереп китте, өйгә бергәләп керделәр. Ул бик ипле, мәгънәле кеше иде, тиз хәл итте:

-Олан, эшләр болайга киткәч, мин сине яклап бетерә алмам. Җыен юлга, ярты сәгатьтән ат җибәрәм. Бүген төнлә Шәмәрдән станциясеннән Урал якларына торф чыгаручылар төяп поезд китә. Шуңа өлгерерсең, шәт. Райком белән үзем сөйләшеп куярмын, - диде.

Иртәнге кояш нурлары астында, ат арбасына утырып чыгып киттем авылдан. Күңелем сизде: бөтенләйгә китүем иде бу. Елый-елый, авыл күмелгәнче карап бардым.

Чынлап та, апамның гомере Урал якларында үтте. Кабере дә шунда. Бәхетсез булмады ул. Ел саен гаиләсе, балалары белән туган авылына кайтып йөрде. Бик бәхетле булгандыр дип тә уйламыйм. Чөнки яшьли сөйгән ярын, туган авылын, туган ягын сагынып яшәде ул.

Нурсама Фәхриева.

Төбәк авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев