Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Йортка җылы иңә

Шәмәрдәннең Фатих Кәрим урамындагы биш катлы 7а йорт бу көннәрдә төзелеш басмалары белән уратып алынган. Шул ук урамдагы былтыр һәм быел капиталь ремонт программасына кергән берничә йорт кебек, ул да тышкы кыяфәтен үзгәртә.

Җаваплылыгы чикләнгән "159нчы ПМК" җәмгыяте төзүчеләре йорт диварын минерал мамык һәм сайдинг кулланып тышлау белән мәшгуль. 2004 елда газ сәнәгате эшчеләре өчен төзелгән 80 фатирлы бу йорт бик зур, диварлары 4099 квадрат метр тәшкил итә. Шуңа күрә күп хезмәт сорый. Прораб Илнар Галимовның әйтүенә караганда, эшкә Яңа ел каникуллары узуга керешкәннәр. "Башта бер генә бригада эшләде, хәзер өчәү булдылар, тагын 2 атнадан төгәлләүне күздә тоталар",- ди ул. Төзүчеләргә исә срокта өлгертү өчен материалларның вакытында килеп торуы кирәк. Ул яктан зарланмыйлар. "Анысында әйтерлек тоткарлык юк. Тик тормыйбыз. Якшәмбе генә эшләмибез, дрель тавышлары мәктәп балаларын йокыдан уятмасын, дибез. Тышлауның сыйфаты да кирәк. Сайдинг беркетүгә караганда, 14 метр биеклектәге төзелеш бас­кычларын күчереп йөртү күп вакытны ала. Куркынычсызлык таләпләрен үтәргә кирәк бит",- ди үзе дә шушы йортта яшәүче эшче Илһам Сафиуллин. Торак милекчеләренең тагын берсе Наил Хәмидуллиннан да ремонтчылар турында җылы сүз генә ишеттек.

Кыскасы, биредә төзүчеләр - материал белән тәэмин итүчеләрдән, ә торак милекчеләре эшне башкаручылардан зарланмый. Фатир хуҗалары җыелышта шулай карар иткәннәр: кем риза, шуларның балконнарын да төзекләндереп би­рәләр. Иң мөһиме, барысын да тышланганнан соң фатирларны җылыту өчен газның азрак тотылачагы куандыра. Инде йортның сайдинг белән төрелгән ягында яшәүчеләр моны сизгәннәр дә. "Моңарчы салкын була иде, стеналардан салкын бәреп торды. Тышлагач, җылы керде. Инде газ мичен сүндереп тә куя башладык. Былтыр әле апрельнең бу көннәрендә туктаусыз газ ягарга туры килә иде",- ди шушы йортта яшәүче Фирдәвес Кәбиров. Эшнең нәтиҗәсе күренгәч, төзекләндерү өчен түләргә туры киләчәк акча да кызганыч түгел.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев