Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Юатуын юаталар, ә бәяләр арта

Халыкта, чебешне көзен саныйлар, дип тикмәгә әйтелмидер. Авыл хуҗалыгында да кайбер нәтиҗәләр ясар вакыт җитте. Елның шактый катлаулы килүенә карамастан, иген­челәребезнең фидакарь­ләрчә эшләве нәтиҗәсез кал­­мады – амбарларга 3 миллион 670 мең тоннага якын ашлык кайтты.

Әмма эшлисе эшләрнең дә очы-кырые күренми. 66 мең гектар бөртекле һәм кузаклы культуралар әле һа­ман да кырда комбайн чираты көтә. Кайбер районнарда, аерым алганда, Яшел Үзән ху­җалыкларында урып-җыю эшләренең нибары 78 проценты гына тәмамланган. юга­рыосланлыларга да эшне тизләтәсе бар. Бөртекле һәм кузаклы культуралар­ның 12 проценты  һаман да кырда.


Республика хуҗа­лык­ла­рында ун мең гектарга якын карабодай, 30 мең гектар рапс уңышын җыеп аласы бар. Шикәр чөгендере елына карата яхшы булса да, уңышы узган елдагыдан кимрәк – гектарыннан 353 центнер. Аның каравы бәрәңге узган ел һәр гектардан 211 центнер булса, быел 287 центнер чыга. Тик “икенче икмәк”нең  66 проценты алынмаган. Синоптиклар алдагы көн­нәрнең аяз торачагын вәгъдә итсә дә, барысы да Ходай кулында. Яңгырлар башланып китсә, кайбер хуҗа­лыкларга кыенгарак туры килүе бар.


Бүген халыкны иң борчыганы – кибет киштәләрендәге азык-төлеккә бәяләр артуыдыр, шәт. Ит, сөт, ашлык һәм башка күп төрле продукция җитештерү буенча Татарстан Россиядә иң алдынгы урында булса да,  кибет киштә­лә­рендәге кайбер төр ризык­ның бәясенә якын килергә куркыныч була башлый. Мисал өчен 1 килограмм исә­бендәге ипи бәяләрен генә алыйк. Ни сәбәпледер, бездә җитештерелгән ипи Идел буе республика һәм өлкә­ләре арасында иң кыйм­мәтлесе. Мисал өчен Саратов өлкә­сен­дә 1 килограмм арыш ипие 32 сум 92 тиен булса, Татарстанда шул ук ипи – 41 сум 46 тиен. Бодай ипие буенча да аерма бар. Мари Иле Республикасында аның бәясе 36 сум 21 тиен торса, бездә бодай ипиенең килограммы – 45 сум 97 тиен. Аерма  9 сум 76 тиен булып чыга. Әлеге аерма Пензада – 7 сум 62 тиен, Саратовта – 7 сум 47 тиен, Оренбургта  5 сум 51 тиен тәшкил итә. Нәр­сә, безнең пенсионерлар күршеләрдән баеракмы? Әллә бездәге ипинең сыйфаты яхшыракмы? Юк, тегесе дә, монысы да бер чама. Аерма бәяләрендә генә.


Рәсми саннардан кү­рен­гәнчә, соңгы вакытларда кайбер төбәкләрдән аермалы буларак, Татарстанда ипи­­гә бәяләр әллә ни үзгәр­мәгән. Әмма бу киләчәктә дә шулай булыр дигән сүз түгел әле.


Россия ашлык җитеш­те­рүчеләр берлеге вице-пре­зиденты Александр Корбут әйтүенчә, быелгы уңыш кү­ләме 112 миллион тонна булачак дип фаразланса да,  якын киләчәктә ипи бәя­ләренең үзгәрүе ихтимал.


 3 класслы бодайның килограммы 12 сумга җиткәндә, он бәясенең дә берничә сумга артуына гаҗәпләнәсе юк. Әмма, белгечләр әйтүенчә, бер буханка ипи бәясендә ашлыкның өлеше нибары 15-17 процент кына.


Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы, ипи бәяләрен арттыру өчен сәбәп юк, дип белдерә. Бирсен Ходай.


Ә менә аналитиклар раславынча, ипи бәяләре ел дәвамында ай саен 0,1 – 0,2 процентка арта барган. Бу кадәресе исә ипигә бәя үсә барса да, әллә ни күп артмаска тиеш, дип өметләнергә мөмкинлек бирә.


Тик бу урында ни өчен­дер баканың да койрыгы булырга тиеш, дигән гыйбарә искә төшә. Ягулык-майлау материаллары, аерым алганда, бензин узган ел белән чагыштырганда 50-60 процентка, электр энергиясе, газ, су һәм башка кирәк-ярак­ларга бәя әледән-әле артып торган­да, ипи бәя­ләре генә үзгәрми калмастыр шул инде.


Хикмәт анда гына да тү­гел. Янчыгы калын булганнар бәя  артуларны тоймаска да мөмкин. Андыйлар бер буханка ипинең бәясе 100 сум булса да, исләре китмәс. Әм­ма бит әле һәр тиенне исәп­ләп-чутлап яшәүчеләр дә аз түгел.


Ипигә бәя артуны өлкән яшьтәгеләр авыр ки­черәчәк. Шуңа да, кайбер илләрдәге кебек, көн саен кулланыла торган азык-төлекне, аерым алганда, ипи, сөт һәм башка кайбер продуктларны пенсионерлар өчен арзанрак бәядән сату юлын табасы иде. Югыйсә бәя арттырып, өл­кәннәрне сөттән биздердек бит инде. Ипи белән дә шундый хәл кабатланмасын иде.

 

Фото: http://www.vatantat.ru/

http://www.vatantat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев