Йөз метрлы чикләмә
Беркөнне туган авылым Эзмәгә кайткач, азык-төлек кибетенең ян стенасын ватып, ишек ясаганнарын күрүдән күзләрем маңгаема менә язды.
Башта күңелгә: "Сәүдә залының мөмкинлеге булгандыр да, берәр эшмәкәргә мәйдан бүлеп биргәннәрдер инде", - дигән уй килгән иде. Хәзер шулай итәләр бит - кибетләрнең склад ягыннан да сату итеп яталар. Ә инде эшнең чын асылына төшенгәч, көләргә дә, еларга да белмәдем. Болай ук аптырышта калган юк иде әле, валлаһи! Юк, җәмәгать, ишекләрнең икесе дә бер үк сәүдә залына алып керә икән. Аның каравы, стенаны тишеп, яңа гына ясалганы янәшәдәге балалар бакчасыннан күренеп тормый. Шул рәвешле, киштәләрендә аракы шешәләре дә кукраеп утырган, исерткеч эчемлекләр сатарга лицензияле кибетне нормага туры китергәннәр. Ягъни мәгариф учреждениеләренә 100 метрдан якынрак урнашкан сәүдә нокталарында алкоголь продукциясе сатылырга тиеш түгел дигән закон үтәлгән. Кибетнең ишегеннән алып исәпләгәндә балалар бакчасы ишегенә кадәрле ара 98 метр тирәсе генә булган. Законга туры китерер өчен ян стенага ишек ясагач, ераклык 100 метрдан артып киткән. Сат хәзер рәхәтләнеп аракы, контрольлек итүче органнар да сүз әйтә алмый.
Әйтергә кирәк, йөз метр проблемасын төрле җирдә төрлечә хәл итәләр икән. Шуңа бер мисал: шушы ераклыкны саклар өчен Мәскәү өлкәсендә кибеткә якын урнашкан мәктәпнең бер капкасын бөтенләйгә япканнар. Хәзер балалар икенче капкадан әйләнеп йөриләр ди. Сүз дә юк, аракы продукциясе әйләнешен дәүләт көйләве турындагы закон яхшы ниятне күздә тота: "яшел елан" балалар игътибарыннан ерак торырга тиеш. Шушы ераклык өчен норма итеп 100 метрны алганда нинди мәсләктән чыгып эш ителде икән дигән сорау гына уйланырга мәҗбүр итә. Бәлки бала 100 метрдан аракы шешәсен лимонадтан аера алмый торгандыр. Ләкин сабый бакчадан чыккач, әнисенә ияреп кибеткә керә һәм киштәдәге аракы шешәләренә игътибар итми калмый. Алай гына да түгел, гаиләдә баланың туган көне билгеләп үтелә икән, табынга, һичшиксез, аракы куела хәзер. Ансыз дөнья сансыз. Гомумән, бала аракы туган көннең мөһим атрибуты икәнлеген кечкенәдән аңлап үсә. Урамга чыкса, каршысына алтын-тилпән атлап исерек килә (дөрес, Эзмәдә алкашлар калмады диярлек, шешә белән дуслашканнарның күбесе, алкоголь белән агуланып, 50 яшен дә тутыра алмыйча якты дөньядан китеп барды). Менә шуларны исәпкә алганнан соң, 100 метрлы чикләү нормасы минем өчен бик сәер, мәгънәсез чара кебек тоела башлый. Нәрсә ул йөз метр? Аракының күздән гаип булу бусагасымы, әллә җәяүле бала үтә алган максималь дистанцияме - аңламассың. Югыйсә "яшел елан" бернинди чикләрне-чикләүләрне белми, ул теләсә-кая үтеп керергә сәләтле.
Закон чыгаручылар әнә шулай эчкечелек афәтенә каршы уңышсыз көрәшеп маташканда, исерткеч эчемлекләр җитештерүчеләр дә йоклап ятмый. Нәтиҗәдә "яшел елан"ның үтеп керү сәләте тагын да яхшыра. 1974 елда ук уйлап табылган һәм палкоголь исеме алган порошок хәлендәге алкоголь, ягъни коры аракы тирәсендә соңгы вакытта бәхәсләр кайный башлады. Берәүләр аның аерым өлкәләрдә алыштыргысыз продукт булачагын дәлилләргә теләсә, оппонентлары кешелеккә яңа бәла килүе турында чаң кага. Кайбер экспертлар аны наркотикка ук тиңли. Порошок хәлендәге алкоголь салынган пакетны суда болгатсаң, 4,8 процент спиртлы коктейль барлыкка килә ди. Сыек хәлдә булмагач, гамәлдәге закон аны балигъ булмаганнарга да сатуны тыймый. Порошоклы пакетны кесәләрдә дә йөртергә җайлы, теләсә-кайсы уку йортларына да алып керергә, суга болгатып тормыйча гына да кулланырга мөмкин булуы алкоголь белән агулануда яңа эра ача. Хикмәт шунда, әлеге палкогольне җитештерүче Lipsmark LL.C компаниясе (АКШ) 2016 елда Русия базарына да үтеп кермәкче икән. Шул гына җитмәгән иде безгә. Әлеге куркынычны күздә тотып, Русия иҗтимагый палатасының Социаль сәясәт, хезмәт мөнәсәбәтләре һәм гражданнарның тормыш сыйфаты буенча комиссиясе Федерация Советына порошоклы алкогольне сатуны тыю яки чикләү турында хат белән мөрәҗәгать иткән. Палкогольне Германиядә, Нидерландта, Япониядә сатарга тырышып караганнар икән инде, ләкин барып чыкмаган. Русиянең дә шушы илләр үрнәгенә иярәсенә өметләнеп карыйк. Югыйсә, эчеп үлеп бетәчәкбез бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев