Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Замана хикмәте "Ватсапп"

Башта антирадар, хәзер "Ватсапп". Әлеге замана хикмәтләре юл-патруль хезмәтенең эшен нык катлауландырды.

Беркөнне барам шулай яшь кенә егет автомобилендә, моның телефонына хәбәрләр килә: "Насыйбуллин Тукай урамына таба борылды", "Гаязов көллият янында тора"... Смартфоннарында ә дигәнче хәбәр алмашу мөм­кинлеге биргән "Ватсапп" кушымтасы булганнар, рус әйтмешли, "заранее предупрежден". Бераз "төшереп алганнар" ДПСларны урап уза, "лихачлар" тизлекне киметә. Шуңа да карамастан, районыбыз юлларында спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә автомобиль йөртүчеләр ачыкланып тора. Әйтик, былтыр 5айда 53 исерек йөртүче тоткарланган булса, быел 1 гыйнвардан 24 майга кадәрге чорда алар- 47. Апрель-май айларында исереклек билгеләре булган шәхси автомобиль йөртүчеләр Тимершык, Лесхоз, Яңа Мичән, Кызыл Мишә, Чәбки Саба, Татар Икшермәсе юлларында, Шәмәрдәндә һәм Байлар Сабасында тоткарланды. "Туган як" җәмгыяте механизаторы М. 11 майда салган килеш "Беларусь" тракторын йөртергә батырчылык иткән иде.

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев