Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Үзара салым акчасына Курсабаш авылында урам юлына таш җәйгәннәр

Юлларның кадере аеруча беленә торган фасыл - көз җитте. Хәзер күп авылларда кешеләрне пычрак ерып йөрүдән таш түшәлгән урамнар коткара, әмма тизрәк кар төшүен көтүчеләр дә бар. Шуңа күрә, авыл җирлекләре Советлары карарларыннан күренгәнчә, референдум үткәреп җыелган үзара салымның күпчелеге урамнарны төзекләндерүгә тотыла да. Уртак эшне тамчыдан күл җыеп хәл...

Юлларның кадере аеруча беленә торган фасыл - көз җитте. Хәзер күп авылларда кешеләрне пычрак ерып йөрүдән таш түшәлгән урамнар коткара, әмма тизрәк кар төшүен көтүчеләр дә бар. Шуңа күрә, авыл җирлекләре Советлары карарларыннан күренгәнчә, референдум үткәреп җыелган үзара салымның күпчелеге урамнарны төзекләндерүгә тотыла да. Уртак эшне тамчыдан күл җыеп хәл итү электән бар иде ул. Әмма хәзер үзара салым җыю кызыктырырлык чарага әйләнде. Халык керткән һәр сумга хөкүмәт тагын дүрт сум өсти башлады. Дәүләт биргән акчаны нигә күбрәк алып калмаска?! Йөз сумыбызны кызганмасаң, республика бюджетыннан өстәп бирелгән акча белән ул 500 сумга әйләнә бит. Бу инде "акмаса да, таму" гына түгел. Узган ел үзара салым җыю буенча уздырылган референдумның файдасын Курсабаш авыл җирлегендә дә тойдылар. Халыктан 55800 сум акча җыелган, аңа республика бюджетыннан 223200 сум субсидия өстәлгән. Шулай итеп, 279000 сум акча барлыкка килгән. Нәтиҗәдә авыл урамнарын төзекләндерү тагын да киңрәк колач алган. Шунысы бар: юл төзелеше - җәйге сезонда башкарыла торган эш. 2014 елның 30 ноябрендә үткәрелгән референдумнан соң, туп­ланган акчаның файдасын күрмәс борын, быел майда кабат үзара салым җыйнау халыкта берникадәр ризасызлык тудырмый калмады. Әмма счеттагы акча беркая да китми, аның тотылышын салым органнары да, прокуратура да, башкалар да тикшереп тора. Ниһаять, шушы көннәрдә үзара салымны тоту буенча сүздән эшкә күчелде.

- Курсабашның Төзүчеләр урамына 15200 сумга - 70 метр, Түбән Утарның Муса Җәлил урамына 90500 сумга - 50 метр, Өчиле авылының Үзәк урамына 21000 сумга 10 метр вак таш түшәлде. Эшне Шәмәрдән күптармаклы җитештерү предприятиесе техникасы башкарды. Инде быел майда үткәрелгән референдумнан соң җыйналган акчага урамнарны төзекләндерү сметасы әзер, шушы көннәрдә аукционга куелачак. Өч авылда барысы 130 метр урамга таш түшәү планлаштырыла,- ди авыл җирлеге башлыгы Айзат Гыймадиев.

Курсабашта Төзүчеләр урамын төзек­ләндерү Сабир Зариповлар йорты каршыннан башланган. Дөрес, гомуми озын­лыгы 700 метрлы урамның аргы башына кадәр вак таш җәю өчен әле тагын берничә референдум үткәрергә кирәк булачак. "Әмма башланган эш - беткән эш, -ди Сабир Зарипов. - Урамнарны тәртипкә китерү җыелып эшләсәң генә башкарыла торган эш. Шуңа күрә без мәсьәләне дөрес аңлыйбыз, үзара салымны икесендә дә бернинди каршылыксыз түләдек".

Әйтергә кирәк, авыл урамнарын төзек­лән­дерү республиканың махсус программасы буенча да гамәлгә ашырыла. 2014 елда Түбән Утар авылының Муса Җәлил урамына 1,164 миллион сумлык вак таш түшәлгән. Быел исә төзекләндерелгән юл тагын 195 метрга арткан. Шуның эченнән үзара салым мәчет каршындагы юлга таш салуга тотылган. "Күп эшләнде быел, урамның аргы башына барып җитәргә дә күп калмады. Быел җыелган үзара салымны Киров урамына тотасы иде. Кеше күп йөри торган урыннар шунда",- диештеләр мәчет янындагы ир-атлар. Җирлек башлыгы әйткәнчә, өлгерсәләр, урамнарга акча җиткән кадәрле быел ук таш салыначак.

Язманың дәвамын "Саба таңнары"ннан укый аласыз.

Фәнил Мәүлетов. Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев