Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Үзебезнекеләр белән тамаша

Яңа ел безне күп тамашалар һәм гаилә дусты - "Зәңгәр экран"нар белән бәйли.

Телевидение тапшырулары программасын карадыгызмы әле? Анда байтак каналлар инде күпме каралган "Язмыш шаяруы яки җиңел пар белән"не, "Ы" операциясе һәм Шурикның башка маҗаралары"н әйләндерәчәк һәм шоу-карнавалларда Ф.Киркоров шардай күзләренең карашы белән аерылып торачак. Алардан туйдыгызмы, үзебезнекеләрне дә күрәсегез киләме? Алайса, 4 гыйнвар кичендә 17.30 сәгатьтә рәхим итеп "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе төшергән Яңа ел тапшыруын карагыз. Бәйрәм кичәсендә район, оешма-учреждение җитәкчеләренең һәм, әлбәттә, Кыш бабай белән Кар кызының (рәсемдә) Яңа ел котлауларын ишетерсез, күңелле биюләр карарсыз, дәртле җырлар, иҗат кешеләренең шигырьләрен тыңларсыз, кыскасы, үкенмәссез. Алда безне үзебезнекеләр белән кызыклы тамаша көтә.

Нурхан Дәүләтов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X