Зур әһәмияткә ия булган вакыйгаларның берсе (фотолар)
Шушы көннәрдә Шәмәрдәндә истәлекле вакыйга булды: радиотеле үзәктә FM диапазонында "Россия радиосы + Татарстан радио"сы тапшыруларын эшләтеп җибәрделәр.
Тантанада Россия телерадиотапшырулар челтәренең республика филиалы директоры Владимир Якимов, Татарстан мәгълүмат һәм элемтә министрының беренче урынбасары Дмитрий Вандюков, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов һәм башкалар катнашты. Әлеге вакыйга республиканың иҗтимагый тормышында зур әһәмияткә ия. Хәзерге вакытта озын һәм урта ешлыктагы дулкыннарны тотучы радиоалгычлар чыгарылмый, алар FM ешлыгына көйләнгән. Шул сәбәпле халык, гәрчә сөйләп торса да, Татарстан радиосын тыңлый алмый башлаган иде. Хәзер мондый җитешсезлеккә чик куела. "Бүгенге вакыйга республика үсешенә зур өлеш кертә. Бу 200 мең татарстанлыга машинада, дачаларда, басуларда Россия, шул исәптән Татарстан радиосын тыңлау мөмкинлеге бирә дигән сүз. Тагын шундый 5 станция ачылачак, без проектны тормышка ашыруны киләсе елга төгәлләргә уйлыйбыз, бу эштә республика тарафыннан тиешле булышлык күрсәтеләчәк,- дип сөйләде Дмитрий Вандюков. (Дәвамы газетабызның 11 август санында)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев