Актриса Юлия Михалкова татар ир-атларын иң матурлардан, дип саный
Бу хакта ул Казанда - үз иҗатын сөючеләр белән очрашуда белдерде.
«Уральские пельмени» актрисасы Юлия Михалкова Казанда «Маяковский» иҗади киңлегендә иҗатын яратучылар белән очрашты. Анда ул үзенең игътибарын нинди ир-атлар җәлеп итүе хакында сөйләде. "Иң матур ир-атлар – татарлар", дип билгеләп үтте ул.
“Мин акыллы, тәртипле ир-атларны яратам. Андрей Борисович («Уральские пельмени» тамашасындагы хезмәттәше Андрей Рожков) кебекләрне. Ул - үрнәк гаилә башлыгы, ярата белүче ир-ат, өч бала әтисе. Хатыны да акыллы, үткен сүзле. Шаян телле ир-атларны яратам”, - диде ул.
Фото: Александр Эшкинин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев