Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кино-театр

Америкада Булат Йосыповның «Бабич» фильмын күрсәттеләр

Фильмда төп рольне Башкортстанның М.Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының әйдәп баручы артисты Илгиз Таһиров башкара.

АКШның Сан-Франциско шәһәрендә режиссер Булат Йосыповның «Бабич» дигән тарихи картинасын күрсәттеләр. Фильм башкорт поэзиясе классигы, иҗтимагый-сәяси эшлекле, беренче Башкорт Хөкүмәте әгъзаларыннан берсе Шәехзадә Бабичның тормыш һәм иҗат юлына багышланган, дип хәбәр итә Башкортстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Әлеге картина Башкортстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә шәхси хәйрия акчаларын җәлеп итеп республика башлыгы грантына төшерелгән. Фильмда төп рольне М.Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрының әйдәп баручы артисты Илгиз Таһиров башкара.

Фото: bashinform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев